Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат балалар йортында бәйрәм

Балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды.

Малай-кызлар өчен аниматорлар һәм «Обнимама» бренды персонажлары - күңелле шоу – программа үткәрде. Балалар төрле уеннардан тыш сабын куыклары тамашасында катнашты.

 

"Игелекле, ярдәмчел булганыгыз, җәмгыять һәм өлкәннәр игътибарына мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итүегез өчен рәхмәт сезгә. Бәхет, сәламәтлек, шатлык һәм уңышлар телибез", - диде Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин.

 

Балалар йортында тәрбияләнүче һәр балага комбинат продукциясе тутырылган бүләк җыелмасы тапшырылды.

 

Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмнәр үткәрү һәм бүләкләр тапшыру комбинатның күркәм традициясенә әверелде. Предприятие Чистай шәһәре балалар йортында, Яшел Үзән шәһәренең «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һәм Казан шәһәренең 101нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә бүләк җыелмалары тапшырды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, комбинат Татарстанның балалар учреждениеләренә 500гә якын бүләк җыелмасын бүләк иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев