Ноябрь башында татарстанлыларны өч көнлек эш атнасы көтә
Яшәеш

Ноябрь башында татарстанлыларны өч көнлек эш атнасы көтә

Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте искә төшерә.

РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Быел ул дүшәмбегә туры киләчәк.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» ТР Законы нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне дә эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Быел ул чәршәмбегә туры киләчәк.

Шул ук вакытта октябрь ахыры — ноябрь башында Россия халкына алты көн рәттән эшләргә туры киләчәк. 2 ноябрь шимбәсеннән ял көне 30 апрельгә күчерелде.

РФ Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе нигезендә эш көне ял көне алдыннан бер сәгатькә кыскара. Димәк, 2 ноябрьдә шимбә һәм 5 ноябрьдә шулай булачак.


Нет комментариев