Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәннәт капкасы: тирән мәгънәле гыйбрәт

Бер адәм үлеп киткән. Аның эте дә, янына яткан да, шулай ук, җан тәслим кылган. Һәм менә кешенең җаны өстенә «Җәннәт» дип язылган капка төбендә басып тора икән, янында эт җаны да бар.

Капкада тагын бер язуда «Этләр белән керү тыела!» диелгән. Кеше бу капкага керми, узып китә. Юл буенча баралар, икенче капкага җитәләр, ә анда берни дә язылмаган, бары тик бер карт кына утырып тора икән.

- Гафу ит, хөрмәтлем... Ә бу капка эчендә ниләр бар?
- Җәннәт.
- Эт белән керергә ярыймы соң?
- Әлбәттә!
- Ә теге капкада нәрсә иде алай булгач?
- Тәмугъ. Дусларын ташламаганнар гына Оҗмахка барып җитә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев