Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәннәт капкалары ачык, уразада булыйк!

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим. Хөрмәтле дин кардәш­ләрем! Бу олы айда барчабызга да Аллаһ Тәгалә исәнлек-саулык, иман ныклыгын биреп, фарыз гамәлләрне кылырга һәм Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләренә ирешергә язсын иде.

Аллаһ Тәгалә Коръән-Кәримне безгә шушы айда иңдерде. Шушы айда Кадер кичәсе дә бар. Шушы айда җәннәт капкалары ачыла. Шушы айда кылган изгелекләрнең әҗер саваплары арта. Шуңа күрә шайтан вәсвәсәсенә бирешмичә, «җәй көне тота алмыйм», «көн озын» яисә «эссе» дип тормыйча, уразага басарга кирәк. Рамазанда уразасын чын ихластан тотучыларның  Аллаһ Тәгалә гөнаһларын кичергән. Җәмәгать, без бу дөньяда яшәгәч, хаталануыбыз да бар, ә гыйбадәтләр аша алардан пакьләнә алабыз. Тәнне пакьләр өчен атнага бер тапкыр булса да юынып чыгарга кирәк.  Әмма без тәннән генә тормыйбыз, җаныбыз да бар. Җанга да чистарыну кирәк. Аллаһ Тәгалә безгә биш тапкыр намазны фарыз кылды, димәк, җаныбызны көненә шуның кадәр пакьлибез. Ике намаз, ике җомга, ике Рамазан арасында кылынган хаталар гыйбадәтләр белән  пакьләнә. Кайберәүләр «мин әле әзер түгел» дип әйтә. Хөрмәтле дин кардәшемә шуны әйтәм: без бу дөньяга килү максатын аңлап бетермибез. Аллаһ Тәгалә мин кешеләрне гыйбадәт кылу өчен яраттым дигән бит. Гыйбадәт аша үзеңне ахирәттәге мәңгелеккә  әзерлисең. Без берәр җиргә барырлык булсак, әзерләнәбез, шулай ук мәңгелеккә китәр өчен дә ныклы әзерлек кирәк. Рамазан аеның асылын аңлап, үзебезнең хисләргә хуҗа була белик. Ураза тоту ул ашау-эчүдән генә тыелу түгел, ә гөнаһлардан арыну да. Кычкырышмыйк,  хәрам юлларга басмыйк, гайбәтләрдән читләшик, изгелекләр кылыйк.  

–  Илдар хәзрәт, зәкят сәдакасы кемнәргә бирелә ала?
– Зәкят ул пакьләнү дигәнне аңлата. исламда Мөхәммәд (с.г.в.) зәкят күләмен 85 грамм алтын белән билгеләнгән. Хәзерге вакытта Үзәк банк валютасы белән ул 210 мең сум килеп чыга. Әгәр шулкадәр акча мендәр астында яисә банкта ята икән, без шуннан 2,5 процент алып, мескен-ятимнәргә өлеш чыгарырга тиеш. Бу – алар өлеше. Аллаһ Тәгалә аны сезнең аша биргән. Әлеге сәдака 8 төрле категориядәге кешегә бирелергә мөмкин. Иң беренче чиратта ул  бер нәрсәсе дә булмаган мескеннәргә тиеш. Икенче очракта – матди хәле авыр булган фәкыйрьләргә. Өченчедән, үзенең түләргә хәле булмаган бурычлы кешеләргә бурычын түләргә ярдәм итәбез. Дүртенчесе – өеннән чыгып китеп акчасы юклыктан кайтып җитә алмаган юлчыга. Бишенчесе – колны азат итү өчен. Хәзер коллык булмаса да, ул җәмгыятьтә  коллык системасын бетерүгә юнәлтелгән. Алтынчы категориягә Аллаһ Тәгалә юлында йөрүчеләр кертелә – мәдрәсәләр, мәчетләр төзүчеләргә, укытучыларга һәм башкаларга хезмәт хакы түләүгә. Җиденчесе –  йөрәкләрне йомшартыр өчен – иманы зәгыйфь булганнарга, яисә исламга мәхәббәте уянган кешеләргә. Сигезенчесе – зәкят фондында эшләүчеләргә хезмәт хакы буларак.
– Ураза тотмаучы кеше ифтар мәҗлесендә катнаша аламы?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Әгәр дә син ураза тотучыны ашатсаң, аның әҗер-савабы сиңа да савап булып языла». Асылда ифтар мәҗлесе ураза тотучыны ашату өчен уздырыла. Әмма, әгәр дә ураза тотмаган кеше ифтарда катнашып, Ислам рухын аңласа, вәгазьләр тыңлап вәгазьләнсә һәм ул аңа  ураза тотарга ишарә ясаса, ул вакытта андый кешене ифтарга  чакырырга  була.
– Ни өчен фитр һәм  фидия сәдакаларының күләме билгеләнә?
– Фитр сәдакасы пәйгамбәребез заманында ризык белән бирелгән. Аны акчага күчергәндә бер кешегә Диния Нәзарәте билгеләгәнчә 100 сум туры килә. Гаиләдә 4 кеше (әти-әни һәм ике бала) булса,  фитр сәдакасы 400 сум була дигән сүз. Гаиләдән чыгып китеп үзләре эшләүче балалары аны үзләре бирергә тиеш. Әгәр дә кеше авыру икән һәм аның авыруы беркайчан да узмау сәбәпле, аңа һичкайчан ураза тотарга ярамый икән, ул фидия сәдакасы түли. Хәзер аның күләме 1 көн өчен – 200 сум. Шуны да искәртеп әйтәсем килә: фитр һәм фидия сәдакаларын тиешле кешеләргә үз кулың белән бирү хәерлерәк. Бу сәдакаларны мәчетләргә  китерү, сәдаканы иясенә тапшыру буенча мәчеткә вәкиллек бирү булып тора. Нәтиҗәдә мәчетләр сәдакаларны  фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә өләшергә тиеш була.
Мөхтәрәм, дин кардәш­ләрем! Рамазан ае мөбарәк булсын. Уразада булыйк, мәчетләргә килеп  Тәравих намазларын бергәләп укыйк. Мәчетләрдә укылган намазларыбызның әҗере зур. Амин!

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн иман Ислам нуры Рамазан ае ураза изге ай