Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәннәт капкалары ачык, уразада булыйк!

Без, ниһаять, мөбарәк һәм рәхмәтле Рамазан аена кердек. Быел Ураза табигатьнең бик матур чорына туры килүе белән үзенчәлекле булыр.

Бөтен җирдә сафлык, пакьлек һәм  шатлык хакимлек итә. Күңелләребез үзеннән-үзе ниндидер үзгәрешләр көтә. Бу хәерле айда фарыз гамәлләребезне кыла алсак яңа тугандай булырбыз, тәнебезне генә түгел, рухыбызны да пакьләрбез иншаАллаһ.

Рамазанда гадәттә күбебездә төрле сораулар туа. Дөрес гамәлләр кыламмы икән дигән уйлар да килә. Рамазан ае хакында Җәмигъ мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллин белән сөйләшәбез.  

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим. Хөрмәтле дин кардәш­ләрем! Бу олы айда барчабызга да Аллаһ Тәгалә исәнлек-саулык, иман ныклыгын биреп,  фарыз гамәлләрне кылырга һәм Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләренә ирешергә язсын иде.  Аллаһ Тәгалә Коръән-Кәримне безгә шушы айда иңдерде. Шушы айда Кадер кичәсе дә бар. Шушы айда җәннәт капкалары ачыла. Шушы айда кылган изгелекләрнең әҗер саваплары арта. Шуңа күрә шайтан вәсвәсәсенә бирешмичә, «җәй көне тота алмыйм», «көн озын» яисә «эссе» дип тормыйча, уразага басарга кирәк. Рамазанда уразасын чын ихластан тотучыларның  Аллаһ Тәгалә гөнаһларын кичергән. Җәмәгать, без бу дөньяда яшәгәч, хаталануыбыз да бар, ә гыйбадәтләр аша алардан пакьләнә алабыз. Тәнне пакьләр өчен атнага бер тапкыр булса да юынып чыгарга кирәк.  Әмма без тәннән генә тормыйбыз, җаныбыз да бар. Җанга да чистарыну кирәк. Аллаһ Тәгалә безгә биш тапкыр намазны фарыз кылды, димәк, җаныбызны көненә шуның кадәр пакьлибез. Ике намаз, ике җомга, ике Рамазан арасында кылынган хаталар гыйбадәтләр белән  пакьләнә.

Бәхтияр Минһаҗев фотосы.

Тулы язма газетаның җомга санында (№35).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев