НКНХ фаҗигасендә һәлак булганнарның гаиләләренә 3 млн сум түләячәкләр
Яшәеш

НКНХ фаҗигасендә һәлак булганнарның гаиләләренә 3 млн сум түләячәкләр

«СОГАЗ» иминият компаниясе «Нижнекамскнефтехим»дагы һәлак булганнарның гаиләләренә 3 млн сум түләячәк.

Татарстан «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендәге җиһазлар эшендәге бозылыш һәм аннан соң булган янгын нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә «СОГАЗ» иминият компаниясе 3 млн сум түләячәк.

«Куркыныч объекттагы авария нәтиҗәсендә кеше һәлак булган очракта түләү күләме 3 млн сумны тәшкил итә», — дип хәбәр итә ТАСС матбугат хезмәте.

Компаниядә «СОГАЗ» «Нижнекамскнефтехим»дагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарына түләүләр буенча үз йөкләмәләрен үтәргә әзер, дип белдерделәр.


Нет комментариев