Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нишләргә дип баш ватасы түгел, барасы да ясатасы

Яңа коронавирус йогышлы авыруына бәйле Россиядә һәм шулай ук Татарстанда эпидемиологик хәл киеренкелеге дәвам итә. Яшел Үзән дә башка районнардан аерылып тормый, вирус үз эшен эшли, медицина учреждениеләренә тын алырга да мөмкинлек юк.

Әгәр хәлләр шулай дәвам итсә, авыручыларга койка урыннар, дәваларга табиблар җитмәскә мөмкин. Пандемиядән безне коткарса, вакцина гына коткарыр. Бу хакта кабатлап тору да кирәкми. Коллектив иммунитет булсын өчен халыкның күпчелегенең прививкалы булуы шарт. Дөрес, кичекмәстән чаралар кертелгәч, аны ясатырга теләүчеләр бермә-бер артты. Ковид безгә хәзер сайланып тору калдырмады. Вакциналы кешеләрнең авырып та, ковидны чагыштырмача җиңелрәк кичерүләре билгеле чынбарлык. Шулай булгач, безгә ни өчен аңардан баш тартырга? Чикләүләр кертелүне көтәргә яисә каты итеп чирләргә кирәк булганмы? «Спутник V» вакцинасының сыйфатлы булуы исбатланды. Дөньяда илледән артык ил аны көтеп алды.

Өстәвенә, хәзерге вакциналарны коронавирусның билгеле булган барлык штаммнарына каршы нәтиҗәле көрәшә, дип ышандыра белгечләр
Россия рәсми оешмалары ковидның дельта штаммына каршы «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәлелеге 83% дип белдерә. Күптән түгел Гамалея исемендәге милли тикшеренү үзәге COVID-19дан булган «Спутник V» вакцинасының дельта штаммына каршы яраклаштырылуы турында хәбәр итте.

Вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альштейн белдерүенчә, вирусның мутацияләнүе – котылгысыз факт. Бәхеткә, COVID-19ның төрле серотип лары юк. Кайбер вирусларда алар төрле була ала, бу очракта бер серотип антитәнчекләре икенчесенә каршы бөтенләй нәтиҗәле түгел. Яңа коронавирус мондыйлар исемлегенә керми, аның аерым серотиплары юк. Шуңа антитәнчекләр төрле вариантларга каршы да нәтиҗәле көрәшә. Дөрес, кайвакыт алар аерым штаммнарга каршы бераз көчсезрәк булырга мөмкин, әйтик, дельта штаммы очрагы. Тик Британиядә шул күренгән: халык күпләп вакцинацияләнгән хәлдә дә аларда дельта штаммы белән авыручылар саны кискен үскән, әмма илдә үлемнәр саны артмаган диярлек. Бу – вакциналарның шул штамм өчен дә нәтиҗәле булуының күрсәткече.

Дөньяда коронавируска каршы бер вакцинаның да 100% нәтиҗәлелеге юк һәм бу табигый нәрсә. Прививкадан соң да кешеләр авырый ала, тик күпчелек очракта ул кешене авырудан саклый. Вакциналы кешеләрдә, гадәттә, ковидның авыр симптомнары булмый.

Татарстанда Covid-19 буенча статистикага караганда, эпидемия башланганнан бирле 30 меңгә якын кеше авырган. Барлыгы 900дән артык кеше үлгән. Сәламәтләнүчеләр саны 25 меңгә якын булган. Россиядә көн саен 30 меңнән артык кеше ковид белән авырып китә.
Гомумән алганда, Россиядә Covid-19дан вакцинаның беренче компонентын халыкның 67,8 проценты (уртача планнан) ясаткан. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде.

Голикова искәртеп узганча, бу көздә Россиядә Covid-19га өлкән халыкның 80 процент күләмендә күмәк иммунитетка ирешергә тиеш булган.
Яшел Үзән шәһәрендә вакцинацияне барлык сырхауханәләрдә һәм районда амбулаторияләрдә дүшәмбедән җомгага кадәр 8дән 18 сәгатькә кадәр, ә шимбә һәм якшәмбедә 8дән 14 сәгатькә кадәр узарга була.

Үзебезне саклыйк, шундый катлаулы чорда халык күп җыелган урыннарга бармаска тырышыйк. Барган очракта да бөтен төрле саклык чараларын күрергә, битлек кияргә, дистанция тотарга кирәклеген онытмыйк. Вирус аяусыз.

26 октябрьгә Татарстанда COVID-19дан вакциналаштыру статистикасы:

  • 1 441 976 кеше – вакцинаның бер генә компонентын булса да ясаткан
  • 1 010 598 кеше – тулысынча прививка ясаган
  • 2 452 574 данә – барлыгы прививка ясалган
  • 20 471 кеше – ревакцинация узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев