Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нинди казылык сайларга?

Казылык сайлаган вакытта, продуктның төсенә, тышчасына һәм составына игътибар итәргә кирәк. Бу хакта "Москва 24" телеканалы белән әңгәмәдә диетолог табиб Елена Соломатина белдерде.

Аның сүзләренчә, яхшы сыйфатлы казылык артык алсу яки кызыл була алмый. "Алсу төсе никадәр азрак булса, анда натрий нитриты шулкадәр кимрәк була. Шулай ук казылык тыгыз булырга һәм яхшы бөгелергә тиеш ", - дип аңлатты диетолог. Киселеше бертөрле булырга һәм бушлык калмаска тиеш. Әгәр аның составында май бар икән, төсенә игътибар итәргә кирәк - ул аксыл булырга тиеш, дип билгеләп үтте Соломатина. 
Диетолог шулай ук этикеткада билгеләнгән продукт составын тикшерергә кирәклеген искәртте. Аның сүзләренчә, яхшы казылыкта ингредиентлар мөмкин кадәр аз булырга тиеш. 
«Беренче урында ит тора, ул дуңгыз яисә кош итеннән булырга мөмкин. Аннан соң су, тоз һәм төрле катнашмалар керә. Колбасада механик эшкәртелгән ит (мяса механической обвалки) булмаска тиеш. Бу казылык җитештергән вакытта, киселенеп алынган ит, аларда тоташтыручы тукыма бар, ә ул организмда начар эшкәртелә", - дип өстәде белгеч. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев