Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ӘНИЛӘР

Балаларым – йөрәк җимешләрем! Рәхмәтеңнән, Раббым, ташлама. Ак яулыгы, пакь киеме белән Фәрештәгә әнкәй охшаган.

Укырга киткәндә, сынаулар вакытында, бик кирәкле, мөһим эшләр башкарганда әнинең хәер-догасы белән йөри идек. Әнинең намаз укыган, ураза тоткан вакытлары гел истә. Бөтен гомереңне, әни, син безгә багышладың. Әниләр бик күп, әмма синең кебекләр юктыр. Син бит безнең иң кадерле, бердәнберебез идең. Тормыш нинди генә сынаулар бирсә дә, җиңеп чыга идек. Физик яктан көчең җитмәсә, рухи яктан нык булдың.
Ата-аналар җыелышына Акъегет белән Норлат арасындагы 18 километр юлны үтеп бара идең бит. Директорыбыз бик таләпчән кеше иде шул (Сәйфетдинов Мансур Шәйхулла улы). Авылыбызның җидееллык мәктәбен тәмамлаганыма 75 ел, аннан Норлатка киттек. Ә хәзер мәктәп белән авыллар арасы өч чакрым, анда да автобус йөртә, укы гына рәхәтләнеп! Мин гомеремдә бер генә тапкыр әнинең «и оятсыз» дигән сүзен ишеттем.

Ташлама, әни, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле була алмам.

Мин бәхетле булганмын, әниемнең иң бәхетле көннәрендә туганмын. Әниләрнең хәер-догасы, теләкләре һичшиксез кабул булачак. Исән чакта аларның кадерләрен белеп, рәнҗетмәсәк, бәхет дигән нәрсә үзе сезне эзләп табачак. Әти, әни, ике абыем, иремнең минем белән яхшы мөгамәләдә булуы да мине бәхетле итте. Миңа, син безнең королева, дия иделәр. Әниләрнең догалары кая барсак та безнең белән, онытмагыз! Дин китапларын, татар әдәбияте белән кызыксынып, яңа чыккан әсәрләрне дә авыл китапханәсеннән алып укып барырга тырыша иде. Китапханә мөдире Сөмәя Вәлиуллина үз вакытында әнине бик актив укучы дип, Ярһәм Вәлитов (авторы) «Ярыш» газетасына да язып чыкты. Ә әти белән әни безнеңчә укырга үзлекләреннән өйрәнделәр. Китап сөючеләр арасында алдынгы урында иделәр.

Рәшидә Тимергалиева - Вильданова.

Акъегет – Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев