Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Никольский базары кабат әйләнеп кайтырмы?

Соңгы вакытта авыл кешеләре арасында «Никольский базары» турында күбрәк искә төшерә башладылар.

 Яшел Үзән районының бу почмагындагы күренеш кайчан барлыкка килгәндер, анысы билгесез, ә менә кайчан беткәнен әле хәтерләгән кешеләр бар.
Никольский базары 1987 елдан бирле үткәрелми башлый. Сүз бу тирәдә киң таныш булган шимбә базары турында бара. Монда төрле һөнәрчеләр үзләренең җитештергән әйберләрен тәкъдим иткән, авыл хуҗалыгы товарлары да бик әйбәт сатылган. Базар, татар авыллары арасында кысылып торган Никольскийда оешкан, шуңа да «Никольский» дип аталган.

Ике ел элек, кызыксынучан мәдәният хезмәткәрләре бу базарны, фольклор күренеш буларак, район үзешчән сәнгать смотрында күрсәтергә булды. Бу аңлашыла да, һәрбер базарда электән дә тел осталары, җырчылар, биючеләр чыгышы булган бит.

Күптән түгел шундый базарны Уразлыда ачылган яңа клубта күзәтергә була иде. Җитмәсә «Авыл хатын-кызлары бәйрәменә» («Сөмбелә бәйрәме») туры килүен кара син аның!
Ишек алдыннан башлап, фойены тутырып гөрләде базар. Монда авыл халкы бакчаларда, басуларда үскән яшелчә, җиләк-җимеш сатты, теләгән бар кеше татар, рус, мари халык ризыкларыннан авыз итеп, чәй эчте. Бигрәк тә маридан килгән кунакларның халык ашлары кызыксындырды, үзенчәлекле ризыкларны бар да бик югары бәяләде.

Үзара аралаша-аралаша халык яңа клубның җыйнак кына, матур залына узды. Монда «Әйшә берләштерелгән клуб системасы» үзешчәннәре искиткеч концерт программасы күрсәтте. Һәр чыгыш бик мул алкышларга күмелеп барды.
Киләчәктә Никольский базары бу якларга кире әйләнеп кайтыр дигән, зур өмет бар.

Резидә Александрова.
Осиново мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев