Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нигә иң арткы тешләргә «акыл теше» дигәннәр

Яз кояшы күк елмаеп каршылый ул һәркемне Бар сызлаулар онытыла аның янда ул көнне Һәм үзең дә шат елмаеп, Шул нур белән балкытасың йөзеңне!

Әйе, теш табиблары, чынлап та, елмаю бүләк итүчеләр. Беренчедән, яхшы кеше дошманына теләмәгән теш сызлавыннан коткаралар, икенчедән – теш­ләрең сәламәт, ап-ак булып энҗедәй балкып, тезелешеп торганда, авызның үзеннән-үзе ерыласы килә.

Ә язмамның баш исемен тәгаен шундый гүзәл затны күз алдымда тотып яздым һәм ул безнең шәһәр стоматология клиникасында зурлар бүлеген җитәкли. 
Ягымлы һәм йөзеннән елмаю төшмәгән Рания Рәшид кызы Рәхмәтуллинаны  күпләр беләдер, мөгаен. Чөнки ул үзебезнең район кызы, Идел аръягында туып үскән. Ә һөнәр сайлавына килгәндә: 

– Мин кечкенәдән медик булырга хыялландым, башка төр профессия турында уйламадым да һәм хәзер дә үземне, мәсәлән, хисапчы итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Булдыра да алмас идем, – ди Рания ханым. – Норлатта безнең йорт «больничный городок»та иде. Күз алдында больница ишегалды, анда кайнаган тормыш, медиклар һәм минем әнием дә шәфкать туташы булып эшләде – болар барысы да шуның кадәр минеке булып күңелгә кергән, бернинди икеләнүләрсез шул юлны сайладым, әлбәттә. 

Әмма стоматологиягә китергән юлы бик җиңел генә түгел Раниянең. Бары тик үҗәтлеге, бик зур теләге һәм тырышлыгы аркасында ирешә ул үз максатына. 

– Шуның кадәр керәсем килде медицина университетына укырга, андагы атмосфера, хәтта андагы һавасы да ошый иде. Дүрт ел рәттән кереп карадым, әмма уза алмадым. Инде бишенче тапкыр, бусы соңгысы, башка килмәячәкмен дип баргач, кердем. Ул вакытка инде мин Казан медицина колледжында белем алып, «Ашыгыч ярдәм фельдшеры» белгечлеге дипломына ия булган идем, – дип искә ала Рания Рәшидовна. – Һәм инде мин кияүдә, кызыбыз бар иде. Миңа шулай теләгән һөнәрем буенча укырга мөмкинлек биргән ирем Илфатка зур рәхмәтлемен. Әгәр дә аның терәген, ярдәмен тоеп тормасам, бәлки максатыма да ирешә алмас идем. 

Рания Рәшид кызы шәхси тормышыннан кала, түбәндәге сорауларга да җавап бирде:

- Кемнәр теш табибы креслосына ятарга курка: ирләрме, хатын-кызлармы?
- Нигә иң арткы тешләргә "акыл теше" дигәннәр?
- Сезнең кызлар "теш феясына" ышана иделәрме?
- Электрон теш щеткалары тешкә зарарлы дигән сүзләр йөри, бу дөресме?
- Брекетлар теш эмален бетерә, диләр. Аларны куйдыру - каш ясыйм дип, күз чыгару түгелме?
- Брекетларны кую өчен яшь чмикләве бармы?
- Кызларыгызда сезнең һөнәрне сайлау теләге бармы?
- Мулла Иленә кайтып йөрисезме?

Җавапларны газетабызның 6 март санында укый аласыз.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев