Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нигә яна бу йортлар?

Бушап калган авария хәлендәге йортларда чыккан янгыннар саны артканнан-арта гына бара. Ел башыннан бирле шундый 33 янгын теркәлде. Аеруча яз ахыры, җәй башы бик кызу булды.

29 майдан 10 июньгә кадәрге чорда гына да Яшел Үзәндә кешеләре күченгән йортлар 9 тапкыр янды һәм мондый очрак ике тапкыр Васильево бистәсендә булды. Кайбер янгынның мәйданы 10-20 кв. метр­дан артмады. Монда чүп-чар, ташландык фатирдагы иске-мос­кы әйберләр көлгә әйләнде. Ә менә «полукамушки»лар дөрләде, хәтта 250 кв.метрга кадәр мәйданны камап алды. Ике тапкырында янгын сүндерүчеләргә өстәмә көчләр таләп ителде. Моннан тыш, урынга полиция, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләр һәм башка хезмәтләр килде. 
Кешеләре яшәмәгән, әмма әле сүтелмәгән бер-бер артлы янучы бу йортлар, әлбәттә, тирә-юньгә куркыныч тудыра. Бәхеткә бу янгыннарның берсендә дә үлем очраклары булмады. Әле тегендә, әле монда ут ни сәбәпле чыга соң, әлегә билгеле түгел. Аның каравы, Яшел Үзән гарнизоны һәр чакыруга тулы әзерлек белән бара. Монда көчләр дә, вакыт та, материаль ресурслар да тулысы белән тотыла. Ә бит бу вакытта тагын да җитдирәк вакыйгаларга ярдәм кирәк булуы бик мөмкин.

Резедә Йосыпова.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X