Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нигә калтырата икән??

Югары температура – бик күңелсез хәл. Авыру кеше мондый вакытта туңа, калтырый.

Югары температура – бик күңелсез хәл. Авыру кеше мондый вакытта туңа, калтырый. Әмма бизгәк (лихорадка) эволюциянең бүләге. Аның аркасында, төрле микроорганизмнарга үрчергә мөмкинлек бирмәүче түзә алмаслык шартлар булдырыла, шулай итеп авыру инфекциягә каршы көрәшә.

Ә туңып калтырау каян килеп чыга соң? Барысына да организмыбызны температурасын күтәрергә мәҗбүр итүче матдәләр -  пирогеннар гаепле. Пирогеннар дигәндә - төрле вируслар, бактерияләр яки организм эчендә таркалган тукыма продуктлары күз уңында тотыла. Моннан чыгып, пирогеннар ике төргә бүленә: экзоген (организмга тышкы тирәлектән эләгүче) һәм эндоген (организмның үзендә барлыкка килүче). Күз алдына китерегез: шыгырым тулы автобуста сезнең яныгыздагы авыру кеше төчкерде ди. Бактерияләр, организмга эләгеп, лейкоцитлар белән көрәш башлый һәм нәтиҗәдә, пироген булып торучы таркалу продуктлары барлыкка килә. Бактерияләр үрчегәндә тупланган токсиннар, шулай ук пироген була.

Барлыкка килгән шул матдәләр, организмның терморегуляциясе өчен җаваплы үзәк – гипоталамус өчен бик каты ярсыткыч. Гипоталамус бактерияләргә каршы көрәшү өчен тән температурасын күтәрергә дигән карар кабул итә һәм кул астында булган чаралардан файдалана башлый. Тир бүлеп чыгаруны киметә, кул һәм аяклардагы кан тамырларын тарайта һәм тире катламына кан йөгерешен азайта. Җылылык бирүне чикләп тире температурасы кими, ә организм эчендә, киресенчә, арта. Тән өслегенең температурасы төшү сәбәпле кеше калтырау сизә башлый, калын юрган астына кереп яту теләге туа.  Әмма температура билгеле зурлыкка җиткәч, гипоталамус тире кан тамырларын киңәйтә, калтырану уза, ә кеше кызыша башлый.            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев