Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"НИГӘ ДИП ГАЕПЛЕ КЕШЕ ТҮГЕЛ, Ә ПАССАЖИР ВАФАТ!": ТАТАРСТАНДА БАГАНАГА БӘРЕЛГӘН ҖИҢЕЛ МАШИНА ЧӘЛПӘРӘМӘ КИЛГӘН

Татарстанның Яшел Үзән районында кеше үлеменә китергән юл һаләкәтенең шаккатыргыч кадрларын социаль челтәрдә бастырганнар.

ТР буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, һәлакәт 8 июньдә «М7 - Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге» автомобиль юлының 1 нче километрында булган.

"Лада" ның исерек хәлдә югары тизлектә барган 34 яшьлек йөртүчесе идарәне югалткан, каршы як полосага очкан, шуннан соң фонарь баганасына бәрелгән. Бәрелү шундый көчле булган ки, җиңел машина кисәкләргә аерылган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 51 яшьлек "Лада" пассажиры һәлак булган.

Хатын-кыз куркынычсызлек каешын эләктермәгән булган, дип хәбәр ителә. Һәлакәттә җиңел машина йөртүче һәм 65 яшьлек пассажир зыян күргән.

"Ни өчен пассажир хатын һәлак булган, ә гаепле түгел!"

"Һәм Ефремов өстенә әллә ниләр яудырганнар кайда?"

"Яшьләрне куа дип сөйләгән булалар әле тагын", - дип язалар социаль челтәрдә татарстанлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев