Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нигә артык проблема?

(“Җаныңны, күңелеңне биреп эшләгәннең кадере булмаудан да авыр хәл юк икән”,- дип китте, 2012 – 2017 елларда Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары һәм Мәгариф, Фән министры булып олы һәм матур хезмәтен куйган - Э.Н. Фәттахов.)

                       

Чыннан да, ихлас җанлы шәхес өчен иң кыйммәтле сыйфат, һәрбер башлаган хезмәтеңне, иманың кушканча, башкаларны сөендерерлек итеп, ахырына кадәр, башкарып чыгу санала. Шул очракта гына, яшәү һәм хезмәтеңнең тәмен тоеп, тормышның ямен аңлыйсың. Ә шулай барып чыкмаса, үзең өчен дә һәм тирә - якыннарыңа да “авырлык” китергәнеңне күреп газап кичерәсең, әмма туктап калу үз иманыңны сату булачагын аңлап, алга: матурлыкка, яхшылыкка өметләнәсең. Әгәр сине аңлаучылар булмаган очракта, КЕШЕ яшәеш баскычларында югалып, тукталып кала икән, җинаять юлына басу ягын карый башлый. Менә бу күренеш, соңгы 30 ел эчендә, үзенең кире йогынтысын яшәешебездә күрсәтә башлады гына түгел, ә күпме бозыклыкның шаһиты булып яшәргә өйрәнеп барабыз. Яхшылыкны эшли алмыйбыз, ә начарлыкны да туктату сәләтебез кими баруын аңлаучылар бармы? Кызганычка каршы, аңлаучылар булса да, алар, материал яктан көчсезләр һәм акчалылар, аларны, сытып ата. Алар “көлке объектына” әйләнеп кала. Дәүләт карамагындагы эреле-ваклы чиновниклар ипотека, машина, квартира кредит, мәгариф (БДИ) һәм коммунал хезмәте күрсәтү орбитасында, сарулары кайнаган белгеч, халыкка  илтифатлы хезмәт күрсәтүдән ераклаша бара. Монда бер мисал кирәктер инде. Әйдәгез, элемтә системасына, кагылып чыгыйк. ХХ гасыр башларында кул белән әйләндереп элемтәгә керә торган аппаратны өлкәннәребез хәтерлидер әле. 50 нче еллар ахырында шактый гына кулланышка кергән колхоз идарәсе урнашкан бинада берничә авылга хезмәт күрсәтә торган  - ул аппарат янында кизү дә торалар иде. Хәбәрләшүләр авылдан-авылга сузылган тимер чыбыклар аша башкарылу бер - могҗиза булды. Сине телефонга чакырсалар, матур итеп киенеп-ясанып, хуш-буйлар сөртеп, бәйрәмгә барган төсле шул могҗиза аппаратка карап көтеп утырулары, күңелдә матур хәтирә булып саклана. 1970 елларда, камилләшкәнрәк кнопкалы аппаратлар пәйдә булуы да, зур яңалык буларак кабул ителде. Телефоннан элемтәгә керү, шәһәр, авыл йортларында да туганнарың һәм башка кирәкле җитәкчеләр белән элемтәгә керү җайлы, җаваплы хезмәткә әйләнде. Нинди генә шартларда булмасын райком, исполком хуҗалары һәм аерым җаваплы белгеч-җитәкчеләр белән сөйләшү бер нинди дә авырлык тудырмады. Бу кнопкалы аппаратуралар, бүген дә, сирәк-мирәк хезмәтен күрсәтә, әмма элекке шикелле, эреле-ваклы, кирәк йомышыңны Республика, район күләмендәге чиновниклар белән телефон аша сөйләшеп хәл итү төшләргә кереп сөендерсә генә инде. Бүгенге дәүләт органнарында хезмәт күрсәтүче җитәкчеме, аерым белгечләрме, һәрберсендә берничә кесә телефоны хезмәт күрсәтә. Әгәр сиңа эшең төшеп берәр чиновникмы, белгечме кирәк икән, аларга, синең тавышың ишетелмәскә дә мөмкин, чөнки син аның өчен бөтенләй файдасыз кеше, ягъни мәшәкатьләр генә тудыруыңны аңлаган хәлдә, сине, ул, тыңлап та тормый. Нигә артык проблема? Ә ул проблеманың эчтәлеге ил, көн, тел, халык язмышы булуы кайбер юка башлы чиновник өчен тишекле бер тиен белән дә үлчәнми. Аңа бүгенге көннең акча кереме кызыксындыра, аңа сәгать саен уздырылып торучы төрле рангтагы киңәшмәләрдә үзеңне күрсәтеп калу, данга күмелү – төп максат санала. Халык белән һәм киләчәк яшьләр өчен иҗади планнар корып эшләүдән ераклаштырылган, кайбер  яңа буын вәкиленә күңел биреп, ихластан хезмәт күрсәтү көлке булып тоела. Аларның девизы: син бүген яшәп кал, ә киләчәк өчен акылсызлар эшләсен диючеләр телне дә, иманны да җиңел генә оныталар. Шулай итеп, бүгенге элемтә хезмәтенең инновацион үсеш алуы, гади халыкны “Ярык тагарак” янында калдырды да инде. Бүген, мин, Президент белән турыдан-туры сөйләшә аламмы, ә утыз ел элек мин Республика җитәкчелеге белән көне-сәгатендә сөйләшә идем. Син җаныңны, күңелеңне биреп эшләп тә синең белән санлашучы юк икән, ә ул җәмгыятьнең киләчәге нинди? Бу сорауның тулы аңлатмасына төшенә башлаган “шәһәрчеләр”- яшьләребезнең сирәк булса да күренә, сизенә башлавы ихласлылыкка илтә, Әлхәмделлүлләһи! И, газиз БЕРАЛЛАҺЫБЫЗ, дөньяларга тудырган бәндәләреңә иман-миһербан биреп, Дөньяларыбызны матурларлык көч-гайрәт, уш-зиһеннәр бирсәң иде - БЕР ХОДАЕМ!- дип, “шәһәрчеләр” яшьләребезгә телик әле, милләттәшләр! Чыннан да, хәлләребезнең матур киләчәге, үзебезнең кулыбызда бит!

Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни

 үзәге җитәкчесе                               К.М.Филиппова. 12.10. 2018 ел.            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X