Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ничәнче тапкыр инде давыл Яшел Үзәнне әйләнеп үтте

Бу дүшәмбедә Казанга көчле давыл ябырылды: ул өй түбәләрен алып атты, боз машина тәрәзәләрен ватты, шәһәр урамнары ташкынлы елгага әверелде. 19 кеше зыян күрде, икесе реанимациягә эләкте.

Инде ничәнче тапкыр, Ходайның рәхмәте белән, безнең шәһәрне давыл урап узып, үзенең куркыныч көче белән республикабыз башкаласына ташланды. Казанда җил тизлеге 27 м/секунд булса, Карамалы тау метеостанциясе мәгълүматларына караганда Яшел Үзәндә ул нибары 14 м/ секундка җиткән. Явым да артык күп түгел - декада нормасының яртысыннан да әзрәк. "05" хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәребездә бернинди дә хәвеф-хәтәр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев