Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ничек полицейский булырга?

– Бу елның ноябрендә минем улым армия­дән кайтты. Хәзер ул полициядә эшләргә тели. Анда эшкә алынучыга нинди таләпләр куелган.  Т.Малофеева

Бу хакта Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Фидан Миндибаев аңлата.
– Эчке эшләр органнарына хезмәткә  шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге һәм сәламәтлек торышы буенча туры килгән, армиядә хезмәт итеп кайткан 35 яшькә кадәрге гражданнар кабул ителергә мөмкин. Ә хезмәткәрләргә тотрыклы һәм югары хезмәт хакы, социаль яклау гарантияләре, торак алуга түләүләр һәм компенсацияләр, РФ МВД шифаханәләренә  юлламалар, пенсия алу өчен ташламалар бирелә. Шулай ук  РФ МВД уку йортларында  югары юридик һәм икенче югары  белем алу мөмкинлеге дә бар.
Патруль-пост хезмәте өчен тулы урта белем булу да җитә.
Шулай ук ЮХИДИга да вакансияләр бар. Аның өчен юридик яисә махсус автотехник белем, В һәм мөмкин булса С категориясендәге машина йөртү кенәгәсе булу кирәк.
Машина йөртүче вазифасына да кандидатлар көтелә. Аларның урта һәм урта-махсус белеме, машина йөртү кенәгәсе (В,С,Д категорияләре)  булырга тиеш. 
Әгәр дә сезнең улыгызның  югары белеме булса, бездә участок уполномоченныйлар вазифасына да вакансияләр бар.  Эшкә урнашучыларга тору урыны һәм автотранспорт та бирелә. Ә югары юридик белеме булганнар эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе вазифасына чакырыла.
Эшкә кагылышлы бөтен сораулар белән Яшел Үзәннең Заикин урамындагы 1нче йортында урнашкан эчке эшләр бүлегенә  мөрәҗәгать итәргә була. Телефоны: 4-33-08. Электрон адресы: fmindibaev@mvd.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X