«Ниһаять, үз фатирыбыз!» «Салават күпере»ндә яңа социаль ипотека йортына күчтеләр
Яңа йортта бюджет, предприятие хезмәткәрләре, авария хәлендәге торактан күченүчеләр, грант алучылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәячәк.
“Салават күпере” микрорайонында Йосыпов урамы буенча №8 255 фатирлы соципотека йорты тапшырылды.
"Бу йортны "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты кысаларында төзеделәр, аны Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте", - дип хәбәр итте ТР Дәүләт торак фонды каршындагы Казан төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Алексей Гобәйдуллин.
Бу унҗиде катлы йорттагы барлык фатирлар да чиста эшләнештә тапшырыла. Кер дә, яшә!,
Яңа фатирлар хуҗаларының берсе - торак сатып алуга ярты миллион сум күләмендә грант алган Рушана Рафикова. Ул паллиатив ярдәм табибы. Бер елдан артык элек Ульяновскидан Казанга күченгән һәм РКБ да эшли.
"Ниһаять, үз фатирым. Республика хастаханәсе ярдәмендә мин яшь белгечләргә грант алу программасында катнаша алдым. Фатирның сыйфатыннан бик канәгать», - дип сөйләде Рушана Рафикова.
Ул фатирны ярты ел көтте. Республикада яшь белгечләргә ярдәм сизелә, һәм бу бик мөһим, дип билгеләде Рафикова.
Яңа йортта фатирны Бөек Ватан сугышы ветераны һәм отставкадагы танк гаскәрләре полковнигы Александр Иванов бушлай алды. Аңа 94 яшь, һәм ул үзенең хатыны Нина белән бергә килде.
“Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Хөкүмәттән шундый бүләк алуыма мин бик шатмын”, - дип ассызыклады Александр Иванов.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына 25 ел тула, бу елларда 170 меңнән артык фатир төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев