Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ниһаять Яшел Үзәндә йортлар сүтелә

Соңгы вакытта Яшел Үзәнебез урамнары сугыштан соңгы чорны күз алдына китерә башлады. Авария хәлендәге йортлардан халык яңаларына күчерелгәч, кайчандыр шау-гөр килеп торган биналар бөтенләй ташландыкка әйләнде. Кайберәүләрен кемнәрдер сүтәргә үк кереште. Күпләр, кайчан шушы йортларны җир белән тигезләрләр инде, дип теләде.

Ниһаять, Яшел Үзәндә йортларны сүтү буенча ныклы эш башланды. Бүгенге көнгә 11 йорт – Кояшлы урамында (5,7,9), Туктаров урамында (5, 6,7,12,14) һәм Гоголь урамында (25,27/8,29) сүтелде. Редакциябез Гоголь урамында урнашкан һәм безнең ишегалдында ничә еллар торган ике катлы йортлар берничә көн эчендә  юк булды. Русларның «ломать не строить» дигән әйтеме бу очракта бик тә туры килә.
Авария хәлендәге йортларны сүтү өчен рес­публика бюджетыннан 80 млн. сум акча күчерелгән. Җимергәннән соң төзелеш калдыклары Яшел Үзән машина төзү заводы районы тирәсенә алып барыла. Бу җир учас­тогы муниципалитетныкы булып санала. Ул вакытлыча төзелеш калдык­ларын урнаштыру өчен каралган һәм шушында ук аралап, сортларга бүләчәкләр. 
– Икенче тапкыр куллануга бара торган төзелеш материалы авыл җирлекләрендә юлларга түшәр өчен ярап куячак. Ә инде кабат куллану өчен ярамаганын чүплеккә ташлаячаклар. Әлбәттә инде шәһәрнең генераль планы буенча бу урыннарда йортлар төзеләчәк. Бәлки сквер, парклар барлыкка килер. Боларның барысы да шәһәр төзелеше советында хәл ителә. Һәм, әлбәттә инде, кирәк булса, иҗтимагый тыңлауларда халык фикерен тыңлап, бергәләп хәл итәргә, тикшерергә мөмкин булачак,  –  дип сөйли Район Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Денис Анисимов.

Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзәндә авария хәлендәге 190 йорт бар. һәм аларны сүтү эше ел ахырында төгәлләнергә тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев