Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ни өчен яшел үзәнлеләр ялганчыларга ышана

Акчаны табу авыр, югалтуы җиңел

Ни өчен яшел үзәнлеләр ялганчыларга ышана

Онлайн-мошенниклар тик ятмый, яшел үзәнлеләрне алдауларын дәвам итә. Шул сәбәпле алар меңәрләгән суммаларда акчаларыннан колак кага. Хәтта фатирларын сатучылар да бар.

Теге юлы без газетада 87 яшьлек блокадница әби турында язган идек. Хезмәт ветеранын һәм Ленинград камалышын узган 87 яшьлек әби белән мошенниклар 2023 елның ноябреннән агымдагы елның мартына кадәр даими рәвештә аралашып тора һәм фатирларын сатарга күндерә. Нәтиҗәдә бу мескен әби аны сатудан кергән 3,3 млн сумны ялганчыларга үзе тапшыра. Моның буенча җинаять эше кузгатыла.

Хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы фатир сату-алу килешүен дөрес түгел дип тану таләбе белән судка дәгъва биргән. Бу эш ни белән бетәр, әлегә әйтүе авыр. Әмма алдану очраклары бертуктамый арта.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, дүрт якташыбыз өстәмә табыш алу нияте белән тагын да шул аферистлар ятьмәсенә эләккән. Әйтик, 41 яшьлек васильеволы – 489300, Яшел Үзәндә яшәүче 71 яшьлек хатын-кыз – 710 мең, 58 яшьлек ир – 1930000, 25 яшьлек егет 337390 сум акчасын югалткан. Барысы да эш узгач, акчалар ялганчылар кулына күчеп, әмма табыш килмәгәч, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бушлай сыр маҗарасы шулай була инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев