Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әни һәм тёща

Хатынның әнисе, ягъни тёща, нишләсәң дә үз әниең түгел инде. Ул, без, ирләрнең нервысында уйнау, тормышыбыз тыныч кына бармасын өчен яратылган кебек. Тик бер мизгелдә аңа карашны йөз сиксән градуска үзгәртүче вакыйгалар да була икән. Бу хатымны язарга шул этәргеч бирде дә инде. Укыгыз...

Бевакыт әни эш көне азагында шалтыратты.

-Улым, мин иртәгә шәһәргә киләм, табибларга күренергә кирәк, каршы алырсыңмы икән?

-Әлбәттә, әни. Җитди авырыйсыңмы әллә?

-Кардиограммам начар, диләр. Улым, син борчылма, мин озакка түгел. Тикшерерләр, дәва билгеләрләр дә, кайтып китәрмен.

-Күпме кирәк, шул кадәр яшәрсең.

-Самат, улым, я башлама инде! Яшәмим мин синдә!

Әйттеме – бетте...

Барысы да 8 ел элек, яхшы дустым һәм бүгенге компаньоным Илшат белән танышкач башланды. Университетта биш ел уку дәвамында аның әтисе фирмасында һич бер хезмәттән тайчынмыйча эшләдек. Диплом алган көнне ул безне үз янына чакырып алды да:

-Балалар, миңа сезнең дуслык бик ошый, сез бер-берегезне тулыландырып торасыз. Мин сезгә акча бирәм, үз эшегезне ачыгыз, - диде.

Мин шулай итеп коммерция директоры булдым. Ул вакытта Илшат инде өйләнгән, беренче балаларын көтәләр, ә мин бик актив рәвештә яр эзли идем. Үземнең булачак хатыным Сәрия белән беренче очрашуны мин бик яхшы хәтерлим. Офисыбыз ишеген кыюсыз гына шакыдылар һәм өстенә буй-сынының сылулыгын искәртеп торган зәңгәрсу күлмәк кигән чибәр генә кыз керде.

-Деканатта сезгә хисапчы кирәк, дип әйттеләр.  Мин экономика факультетының соңгы курсында укыйм.

-Ә деканатыгызда, безнең әле сезгә хезмәт хакы түләрлек тә акчабыз юк, дип әйтмәделәрме? Эшләмәдек әле... һәм бик тиз генә күп итеп түли дә алмаячакбыз.

-Әйдәгез, бергәләшеп тырышып карыйк. Мин нигәдер сезнең булдырачагыгызга ышанам.

Бер елдан соң без өйләнештек. Бар да әйбәт кенә башланды, фирмабыз зурайды, клиентларыбыз артты. Сәрия Илшатның хатыны белән бик тиз уртак тел тапты. Шулай итеп биш кешелек бик дус компания барлыкка килде: без зурлар – дүртәү һәм Илшатларның уллары Булат. Без ипотекага фатир алдык, кызыбыз Сәмирә туды. Сәриянең фирмабыз бухгалтериясен бер кемгә дә тапшырасы килмәде, шуңа бала карарга әнисен чакырды.

Менә шуннан башланды да инде... Тёщам гомере буе авыл кибетендә сатучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан кеше. Авыр характерлы, үзсүзле, каты, тупас хатын. Ул шунда ук үзенең кирәклеген тоеп алды да, хакимият буразналарын үз кулына алды. Өйдә һәрчак тәртип, ашарга әзер, бала каралган. Тик җылылык, уңайлык юкка чыкты, үз өемдә үземне хуҗа итеп тоймый башладым һәм гаиләнең барлык финанс чыгымнары хатынымның анасының үткен күзе астыннан акты. Әкренләп дусларыбыз килмәс булды, хәтта үземнең әни дә кунача калмый башлады: иртән килсә, кич кайтып та китә. Ул минем авыл мәктәбендә укытучы булып эшли.

... Иртәгәсен әнине караган табип белән сөйләштем.

-Әниегезнең йөрәге тузган, аңа һичшиксез ике атналык дәвалану курсы узарга кирәк, аннан соң карарбыз... Тик  урын проблемасы бар, түләүле дә, түләүсез дә буш бер генә ятак та юк. Сезгә аны иртән алып килеп, кич алып китеп йөрергә туры киләчәк. Башкача мин бернинди дә гарантия бирә алмыйм.

-Әлбәттә, доктор, бер проблема да булмаячак.

Менә монда мин дөресен әйтмәдем. Проблема ирәгәсе көндә үк башланды. Без Сәрия белән кич эштән кайттык. Фатирда тып-тын, тик ике бүлмә арасында күзгә күренмәс яшеннәр ялтыраша иде. Әни инде әзер сумкасы янында утыра иде.

-Улым, мин иртәгә кайтып китәм.

Өч минуттан мин барыбызны да кухняда җыйдым.

-Миңа хәзер нинди дә булса карар кабул итәргә кирәк, чөнки мин гаиләдә бердәнбер ир заты. Без Сәриянең әнисен хөрмәт итәбез, ул безгә бик булыша. Тик хәзер минем әнигә тәрбия кирәк. Минем аңлавым буенча, сез икәү бер фатирга сыешмыйсыз. Сез ике хатын-кыз, тормышыгыз гади генә булмаган, күпне күргәнсез. Мин нишләргә дә белмим! Миңа чыгу юлын күрсәтегез!

Бу, беренче карашка чишеп булмаслык мәсьәләдән чыгу ярдәме  көтелмәгән яктан яңгырады. Тёща:

-Самат, чыгу юлы бар. Мин Сәмирә белән авылга кайтып китәм. Бала саф һава сулар, чын авыл сөте эчәр. Ә сез ял көннәрендә кайтып йөрерсез.

Әнинең бите буйлап күз яше тәгәрәде:

-Рәхмәт сиңа, Мәдинә!

Без Сәриянең әнисенә бик рәхмәтле.  Ул, характерын, тәккәберлеген, үзсүзлелеген  учына йомарлап, үзе аркылы атлап чыгып, безнең гаилә өчен дөрес карар кабул итте. Конфликтлашучы якның берсенең зирәклеге аркасында безнең хәл уңай чишелеш тапты. Еш кына көндәлек тормышта һәм хәтта сәясәттә дә шул зирәклек җитешми. Менә шундый хәлләрдән соң күп кенә “тёща”лар “әни”гә әйләнә дә инде...

Сәлам белән, Самат.

Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев