Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ни кызганыч...

Бер генә бүләгем дә, мактаулы исемнәрем дә юк, шуның өчен минем язганнарым кайбер кемсәләрне кызыксындырмый дадыр, ә бик озак еллар буена, милли-мәдәни мирасыбызны саклау һәм телебезне яклау, үстерү буенча, чын ихласлыгым, чиста күңелем белән иҗади һәм фәнни хезмәтемне, булдыра алганча тырышуымны аңлаучылар бик күп. Әмма Хөкүмәтебез хөкемендә, позитив түгел - җайсыз, каршылыклы кеше мин.

12.06 – 18.06. 2018 елда гына да җиде көн буена, бер үк эчтәлектәге хат белән Россия Президентына мөрәҗәгать итүемне, социаль челтәрдә бирелгән язмаларым белән танышучылар аңлыйлардыр. Бер күрмәсәләр, бәлки тагын күрерләр дип җиде көн буена дәвам иттем.  Без гомеребез буена урыслар белән яшәдек - сайрашып, ә Илебезнең “тышчасына” читтән салкынлыкның каты бәрелүен көтеп торган кебек, “тигез җирдә - түмгәк” дигәндәй, иң нечкә рухыбызны, ерткычларча, кимсетеп: “Татарстан булмаса, Россия мәгариф системасы тирәсендә мондый шау-шу купмас та иде”,- дип әйткән ханым урыс та түгел!  Яшел Үзән районының “баш шәһәр”ен төзеп ятучы – Зөя утравына хуҗалар нәселеннән булуын - ярып салмасак, Россияне туздыруларын күрергә дә озак калмады. Чөнки 2008 елдан бара торган экономик кризис, тагын да тирәнрәк, ягъни сәяси, экономик һәм 2009 елдан килеп кушылган идеологик каршылыклар - Зур илебезгә  таба, тышкы дошманнарын да тирән йокыларыннан уятып җибәрде.

Россиянең бүгенге хәленә килгәндә, һәрберебезгә, аңлашыла: кредит, ипотека, ЖКХ, ЕГЭ, салымнар, бензинга, НДС процентларның артуы, гарип балалар, бозык ата-аналар һ.б. үзегез дә өстәп укый аласыз, эчке проблемаларыбыз чиктән ашкан. Хөкүмәт, депутатлар халыкка таяна, ә халыкның хәлен Хөкүмәтебез, депутатларыбыз аңлыймы соң? Тышкы, эчке каршылыклардан әлсерәгән халык, мескен, нишләгәнен, ни сөйләгәнен  һәм үз-үзен юкка чыгарачагын да аңлаудан ераклаша бара. Шуңа күрә үз бабаларыңның яшәү рәвеше дә, аларның асыл ядкәре булган – Тел дә мәсхәрәләнә, кимсетелә, чыгу юлы бер – иң куркынычы һәм “уңайлысы” – ВАЗ кичү!!! Менә шул чиккә китереп җиткерүче – эчке дошман кем? Уйланыйк, милләттәшләр! Путин да, Конституция дә, Дәүләт тә безне танымый икән, ә бу “йомшаклык” татарларны гына түгел, барыбызны да, алдагы көннәрдә, тезләндерәчәкләр әле!!!

Эй, тагын, үзен өстен куеп проблемалар язган инде, дияргә ашыкмагыз, кайберәүләр санга санамасалар да – тормыш тәҗрибәм  (80 яшь) җитәрлек. Яратып укучыларым да аз түгел, бергә булыйк – бердәм булыйк! Бердәмлек кенә саклый алачак безнең - Телне!

Авторның орфографиясе һәм пунктуациясе сакланган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев