Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әни, диеп әйтер кешең булу, бу дөньяда олы бәхет ул...

Әни! Җир йөзендә иң гүзәл, иң газиз, якын кеше. Ул сине 9 ай буе карынында күтәреп йөрткән, сиңа дөнья бүләк иткән, сине – көйләп, бишектә тибрәткән.

Синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Һәр әни үз баласын кешеләр белән аралашырга, олыларны ихтирам итәргә, тәрбияле, акыллы, тәртипле, эш сөючән булырга өйрәтә.

Баласы юлда булса, төннәрен йокысыз үткәрүче, баланы яклаучы, сак лаучы да ул – әни! Әнисенең мәрхәмәтле, шәфкатьле куллары ның назын тоясы кил мәгән кеше юктыр бу дөньяда. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.

Безгә, 2 кыз, 1 малайга якты дөнья бүләк итүче әниебез – Хөснетдинова Зәфүнә Галимулла кызы. Ул 1948 елның 6 авгус тында Яшел Үзән районы Бәчек авылында, гаиләдә бердәнбер бала булып туа. 11 яшеннән кешегә ияреп, шәһәргә сатуга йөри торган булган. 9нчы сыйныфны бетерүгә колхозга сыер савучы итеп алалар. «25әр сыерны иртә-кич кул белән сава, суны ташып эчерә, ашауны кул белән сала идек», – дип сөйли әни.
Әтисез үскәнгә күрә, әнигә утын вату, печән чабу кебек ирләр эшен дә өйрәнергә туры килә.

Гомер буе колхозда алдынгы сыер савучы булып эшләп, хәзер инде лаеклы ялда. Пенсиядә булуы на карамастан, абзар тутырып мал-туар тота, кош-корт үстерә. Буш вакытында йонны эшкәртеп, балаларына, оныкларына оек-бияләйләр бәйли.
Иртүк торып малларын карый, бакчадагы чүпләрне утап керә, мәчет ишегалдындагы чәчәкләргә су сибеп кайта. Бер минут та тик торырга яратмый ул.

«Авыл кешесе йоклап ятмый, эшләмәсәң тормыш бармый ул. Эшли алганда – эшлим әле», – ди ул безгә. Безне дә эш сөючән, тәртипле, акыллы итеп үстерде. Авыр чакларыбызда ярдәм итә, төпле киңәшләрен бирә. Атна саен мунчасын ягып, тәмле чәйләрен ясап, тел йотарлык коймак ларын пешереп каршы ала.
Ходай аңа озын гомер, бәхет-шатлыклар бирсен, беркайчан да бала хәсрәтләре күрергә язмасын!
Без бәхетле, әни, син булганга, рәхмәт, әни, барысы өчен дә!

Айгөл Сабирова.
Казан-Бәчек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев