Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ни өчен коелган чәчләрне теләсә кая ташларга ярамый?!

Тормышыбызда нинди генә вакыйга, хәлләр булып тормый.

Һәрбер нәрсәне без, гадәттә, алдан ук нигәдер юрарга тырышабыз, бу безгә әби-бабаларыбыздан калган. Бүген дә күпчелегебез юраулар, ырымнарга ышана. хәтта, аларда ни әйтелгән, шуны төгәл үти икән. Менә шуларның кайберләрен сезнең игьтибарыгызга бирдек. 
Әйтик, чәчне тараганда коелган чәчләрне теләсә кая ташларга ярамый! Югыйсә,, аны кош алып китеп, үзенә оя ясар, бу синең башың авыртуга сәбәп булыр;
- баш киемеңне әйләндермә, башың авыртыр; тырнагыңны кискәч, теләсә кая ташлама, чирләрсең; - ашаганда аягыңны селкемә, ашаганыңны шайтан алыр; 
- ризыкның өстен каплап куй, шайтаннар юына; 
- төнгә юылмаган савыт-саба калдырма, җеннәр ияләшер; 
- өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра булыр;
- чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коелыр; 
- өстәлгә кием куярга ярамый — чир иярер;
- киемне кигән килеш тексәң, бәхетеңне тегәсең; 
- киемне югач, уң ягы белән эләргә ярамый, киемең мәет тели. 
- уянгач, уң аягың белән тор, югыйсә, көнең уңышсыз булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев