Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әни!

Безнең әни, Акъегет авылында туып үскән Рәшидә Вильданова, дүрт кыз үстерде, дүртебез дә укытучылар.

Бөтен эшләребездә әни иң беренче киңәшчебез, ярдәмчебез.  Шатлыкларыбызны да,  кайгыларыбызны да иң беренче әни белән бүлешәбез. Шатлыгыбыз булса, тизрәк әни янына йөгерәбез, кайгыбыз булса, ул  килеп җитә, һәрвакыт тынычландыра,  булыша.

Иң мөһиме әниебез –  бик яхшы дәү әни. Аның сигез оныгы бар. Барысы да  әбиләрен бик нык ярата. Ә дәү әниләре алар өчен үлеп тора: ягымлы, юмарт, сабыр.
Араларыбыз ерак булса да, аны һәрвакытта да яныбызда тоябыз. Телефоннан шалтыратышабыз, аның белән аралашу безгә яшәргә көч бирә. Кызым авырып китте – биредәге климат килешмәде.  Әни шушы ике яшьлек баланы үзенә алып кайтып китте, үстерде, тәрбия­ләде. Хәзер кызым үсеп җитеп, үзебезне гел шатландырып кына тора. Улым тугач та, әни тиз генә очып килеп, шатлыгыбызны уртаклашты.
Мин  чын-чынлап гаҗәп­ләнәм: шушы кечкенә генә хатын-кызга шулкадәр энерия кайдан килә икән?! Ул балаларына, оныкларына  карата чын мәхәббәт белән яна, нур бөркеп, җылы бәреп тора. Әни, дәү әни яныбызда вакытта безгә бик рәхәт.

Кызы  Светлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X