Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Не судите, не судимы будете!»

Әнигә үпкә

Сәлам! барчагызга да! Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, бер гыйбрәтле хәл турында сөйлим әле үзегезгә, язып газетада бастырсагыз, яхш булыр иде. Бәлки кемгә дә булса бу тормыш тәҗрибәсе ярдәмгә килер.

Әнием әтине калдырып, башка иргә киткәндә миңа унбиш яшь иде. Ул вакытта ничек кыен булганын аңлатып тору кирәкмидер. Мәҗбүриләп сайлау алдында калдырдылар: кайсы якны кабул итәргә – әтинеме, әнинеме. Аларның берсе белән яшәп калуны, икенчесе белән аралашуга нокта кую дип санадым. Шуңа күрә берничә ел дәвамында әле әти белән, әле әни белән яшәдем. Аннары җае чыгу белән фатир арендалап тора башладым.

Үзем белән, пеләшләнә башлаган Фаршат абыйга мәхәббәте аркасында җылы гаиләне таркаткан әнигә булган үпкә-рәнҗешемне дә алдым. Кай вакытта без аның белән яртышар ел күрешми идек һәм һәр очрашкан вакытта да уңайсызланган күз карашы, алдан ук әзерләп куелган сораулар һәм дежур җаваплар... 

Ә аннары көтелмәгән, планлаштырылмаган хәл килеп чыкты. Мин өйләнгән ирне яраттым һәм ул минем белән булу өчен гаиләсен – хатыны белән ике баласын калдырды. Хатыны, кайчандыр минем әти кебек, сине көтәм дип, вакыт-вакыт иренә шалтырата. Бик тә әни белән сөйләшергә кирәк иде. Аны аңлау һәм кичерү өчен миңа ун елдан артык вакыт кирәк булды. Әмма мин хаталарымны төзәтеп өлгермәдем. Без әни белән ничәдер айлап аралашмадык һәм аның җитди авырганын белмәдем. Мин больницага килгәндә, әнидән гафу үтенергә, мин сине яратам, дип әйтергә һәм бәхилләшергә нибары берничә сәгать вакытым калган иде…

Шуннан бирле мин бер вакытта да, бер кемне дә гаепләмәскә, тәнкыйтьләмәскә тырышам. Ә кем шулай эшли, язмыш аңа һичшиксез шундый тормыш дәресе бирми калмый. 

Менә шуны җиткерәсем килә: «Не судите, не судимы будете!»

Акыл сатучыны Мөнирә дип белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев