Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нәтиҗә ясалды, киләчәккә бурычлар билгеле

«Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге шушы көннәрдә утырыш уздырды һәм телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынга җиткерүдә хезмәт кую­чылар сафына депутат, «Синяя птица» өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе Альбина Динмөхәммәтова да кушылды.

Әлеге оешманың Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова башкарган эшләргә нәтиҗә ясады һәм алга бурычлар билгеләнде.

– Без Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Ел әйләнәсе «Ак калфак»лылар катнашында төрледән-төрле чаралар уздырылып бара. Билгеләнгән план буенча һәм анна тыш та башкарылган эшләребез бихисап. Каюм Насыйри, Ш.Мәрҗәни, А.Шамов укулары, Г.Тукай туган көне уAңаеннан шигырь укучылар конкурсы, «Татар кызчыгы, татар малае», «Тел ачкычлары» бәйгесе һәм башкалар. «Ярдәм янәшә» акциясендә актив катнашабыз. Монда мин Норлат авылы ханымнарының тырышлыгын билгеләп үтәр идем. Гомумән, бу акция­дән берәү дә читтә калмый. «Күрше хакы – тәңре хакы» проекты буенча тирә-күрше районнардан кунаклар кабул иттек. Һәм анда һәрбер авыл үзенә генә хас булган йоласын күрсәтте. Кунаклар, мондыйны күргән юк иде әле, дип гаҗәпләнеп, эшебезгә югары бәя бирде. Аннан «Татар егете» һәм «Татар кызы» бәйгесен яңартып, шәһәр күләмендә уздырасы иде, – дип, Гөлинә Саттарова теләк-фикерләрен җиткерде.

«Ак калфак» хатын- кызлар иҗтимагый оешмасының эш юнәлеше белән танышканнан соң, Альбина Динмөхәммәтова да үзенең кызык­лы тәкъдимнәрен әйтте. Кем белә, бәлки аларның кайберләре тормышка да ашар. Әлбәттә, шәһәр һәм ра­йонда эшлиселәр байтак. Аларның күбесенә район җитәкчелегенең ярдәме кирәк.

 

Мәсәлән, Яшел Үзәннең 10нчы гимназиясендә Каюм Насыйри бюсты булырга тиеш иде, аның хәтта ташы да куелды, әмма бу эш ярты юлда туктап калды. Шулай ук шәһәребездә Габдулла Тукай һәйкәле юк. Аны урнаштырырлык матур урыннарыбыз да бар югыйсә. Инде проблемалар турында язам икән, әлеге оешманың бер почмагы да булсын иде дигән теләкне җиткерми булдыра алмыйм. Татар телебезне, элеккеге йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне, тарихыбыз һәм мәдәниятебезне саклауда, киләчәк буынга тапшыруда гаять зур эш башкарган оешманың үз урыны булмасын инде?!


«Ак калфак» хатын-кызлары боларның барысын да үз теләкләре, инициативасы белән башкара. Аларны берәү дә мәҗбүр итми. Чөнки район һәм шәһәребездә яшәүче бу гүзәл затлар, араларында төрле яшьтәгеләр бар, булдыклылар, сәләтлеләр, ярдәмчел һәм тирә-юньдәгеләргә битараф түгелләр. Активлыкларыгыз сүрелмәсен, ә алга таба канатланып, дәртләнеп эшләрлек көчегез артып торсын иде, милләтебезнең асыл ханымнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев