Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Насыйп әйбер теш ярып керер, ди

Болгарка откан Күгештән Рәмзия апа Низамиева бүләген алырга үзе дә буш кул белән түгел, ә тәмнүшкәләр күтәреп килгән иде.

«Япкан йөз банка гөмбә өйдә калды, йөз дә беренчесен сезгә алып килдем», – диде ул. Бу гына да түгел, үзе кайнаткан җир җиләге вареньесы һәм үзенә бер төрле рецепт белән ясалган бавырлы торт та бар иде әле. Аның авыз суларын китерерлек «әппититни» исләре бөтен редакциягә таралды. Рәмзия апа, күчтәнәчләрегез өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәбез һәм шул тортның рецептын безнең белән дә уртаклашырсыз, дип ышанып калабыз. Шалтыратуыгызны көтәбез.
–Быел ел башыннан бирле күңелдә бар иде, бүләк отам, дигән тоемлау. ТАТМЕДИА ның биш басмасына язылып, анда да юллаган идем квитанцияләрне, менә үзебезнең «Яшел Үзән»ебездән насыйп иткән икән тагын. Мин бер елны сездән юрганлы булган идем инде, бәхет елмаеп тора, – дип, шатлыгы белән уртаклашты газетабыз битләрендә әледән-әле шигырьләре дә дөнья күргән укучыбыз. – Яшел Үзәндә яшәүче Әминә апа шалтыратып хәбәр итте бүләк отканымны. Әй, сөендем инде! Бүләкләрегез бик кирәкле, бик әйбәт, озын гомерле булсыннар да, исәнлектә кулланып файдаланырга насыйп булсын. Аллаһының рәхмәтләре яусын, сезгә, безнең күңелләрне күреп шатландырган өчен! 
Рәмзия апа да бердәнбер татар телендәге район газетасына «Идел ягы»ннан бирле тугры булуын әйтте. Рәхмәт аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев