Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Наркотик ыргытканда тотылганнар

Карамалы Тау бистәсендә наркотикларның законсыз әйләнеше буенча җинаятьләр әледән-әле теркәлеп тора.

Менә шулай узган атнада колония яны территориясе хокук сакчыларының игътибарын җәлеп итә. Аңлашыла, колониягә  тыелган матдәләрне кертү мөмкинлеге юк, әмма наркоман дусларына ярдәм итәр өчен кайберәүләр барысына да әзер.
Элек үзләре дә хөкемдә булган 20 һәм 21 яшьлек ике егет колония территориясенә наркотикларны  ыргытканда тотыла.  Аларда барлыгы 12 граммнан артык тыелган матдә була. Закон мондыйларга бик  катгый. Хәзер аларның үзләренә дә  рәшәткә артында срок тутырырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев