Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Наратлылар горурлана

Наратлы авылына газ 1994 елда кергән иде, ике ел элек газны тикшереп торучы итеп Татар Танае авылыннан Рәмис уразов билгеләнде.

Оешмалары Норлатта урнашкан, әле күптән түгел белемен дә күтәреп кайтты. Хәзер ул дүрт авылга хезмәт күрсәтә. 
Бер көнне газ миче сүнеп китте. Һәр кешедә Рәмиснең телефоны бар, шалтыраттым. Килде, барын да тикшереп, мичебезне ясап китте. Үзе бик ягымлы, кирәкле киңәшләрен бирә, һәр сорауга җавабы әзер. Без, авыл халкы аңа эшендә бары уңышлар, гаилә бәхете телибез, газ белән хәвеф-хәтәрләр берүк була күрмәсен. 
Наратлы авылында да газ хезмәтендә эшләүче егетләребез бар. Газ бик четерекле нәрсә бит ул, аны күзәтеп кенә торырга кирәк. Айрат Зәйнуллин белән Җәүдәт Бикмуллин һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Гаиләләре дә бик тәртипле, уңганнар. Исәнлек, җаваплы эшләрендә уңышлар телим. 
Рус Әҗәлендә биш авылга бер почта бүлеге бар. Элек биредә эшләгәннәр лаеклы ялга чыкты. Алар урынына кеше табуы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахинага бик авыр булды. Төрле кеше белән сөйләшеп карады, эзли торгач тапты бит. Әйе, кайберәүләр почта хезмәткәренең эше бик җиңел дип уйлый торгандыр. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрне кабул итәсе, пенсияне таратасы, кыс­касы, язу эше бик күп. Тырыш, ягымлы кызыбыз Румия Сәгъдиева барына да өлгерә. Гел шундый кешелекле булып калсын дигән теләктә без. 
Менә шулай, Рус Әҗәле җирлеге үзенең уңган уллары, кызлары белән горурлана ала. 

Гөлсем Нигъмәтҗанова.
Наратлы

Фото авторы: Наиля.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев