Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Намаз вакытын бутама: шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла

Май башыннан (Казан шәһәре өчен 5 майдан) алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Шул уңайдан Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте намаз вакытын бутамаска чакыра.

Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынган.

Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде. Намаз вакытларына кагылышлы сораулар туган очракта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев