Намаз укучылар бәйгесендә катнашырга онытмагыз
Февральнең 24ендә Яшел Үзәннең Җәмигъ мәчетендә районда һәм шәһәрдә яшәүче төрле яшьтәге балалар арасында намаз укучылар бәйгесе булачагы турында хәбәр иткән идек инде. Матур традиция һәм максатка юнәлешле эш дәвам итә.
Бәйге иртәнге 8 сәгать 30 минутта башланып китәчәк. Оештыручыларның берсе – Яшел Үзән мөслимәләре җәмгыяте катнашучыларны бу чарага ныклап әзерләнеп килергә чакыра. Дөрес итеп намаз укучыларга бәяне мәртәбәле жюри бирәчәк.
Бәйгенең максаты да изге – иманлы балалар тәрбияләү, яшьләрнең дини һәм әхлакый белемен арттыру, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт уяту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев