Налог - яшәү урынына бәйле булмый
3 августтан салым түләүче яңа сатып алган автомобиле яки торагы турында җаны теләгән салым инспекциясенә хәбәр итә ала.
Әлегә кадәр - бары тик яшәү урыны буенча гына иде. Бу турыда агымдагы елның 3 июлендә чыккан 240-ФЗ номерлы "РФ Салым кодексының беренче бүлегенә кертелгән үзгәрешләр турында"гы федераль законда әйтелә.
Физик затлар салым түләргә тиешле транспорт чаралары һәм күчемсез милек турында, инспекциядән "кәгазь" килмәгән очракта, үзләре хәбәр итәргә тиешлеге турында исегезгә төшерәбез.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев