Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Надан укытучыны эшеннән алмакчылар

Владивостоктагы 48 нче мәктәп укучыларының әти-әниләре хаталы язган укытучыны эштән куу өчен имзалар җыя башлаган. Яшь педагог өй эшләрен тикшергәндә генә түгел, язу вакытында да хаталар ясый икән.

Белеме сай булган башлангыч сыйныф укытучысы шуның өчен эшеннән алынган булган инде. Ул вакытта 3 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре Приморье крае мәгариф һәм фән департаментына, шулай ук Владивостокның мәгариф идарәсенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән. 
Педагогик совет утырышын үткәргәннән соң, мәгариф учреждениесендә педагогка 2 “В “ сыйныф укучылары белән эшне дәвам итәргә рөхсәт ителә. Бу юлы аңа тәҗрибәле остаз кулы астында эшләү йөкләнә. Кадрлар җитмәү сәбәпле, надан укытучыны эштән алмыйлар. 
Укучыларның әти-әниләре сүзләренә караганда, педагог программа материалын начар аңлата, шуңа күрә балаларга өйдә мөстәкыйль рәвештә үзләренә шөгыльләнергә туры килә. Моннан тыш, укытучы хаталары күп булган йорт эшләренә бишле билгесе куя, ди. 
Мәктәп директоры урынбасары сүзләренә караганда, имештер, бу балаларның психикасына зыян килмәс өчен махсус эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев