Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Музейны тулыландыруда үз өлешегезне кертә аласыз

Безне республика тарихын чагылдыра торган иске китаплар, төрле документлар, фактлар, фоторәсемнәр кызыксындыра. Милли тәрбия

Егерменче йөз башы татар авылы.Түрдә ак мич, авызында чүлмәкләр, чабагач. Шунда ук җете төсләр белән оста итеп чигелгән сөлгеләр, кулъяулык, алъяпкыч төрелеп куелган сәке. Анда йон эрли торган каба һәм орчыклар ята. Сәке каршысында түшәмгә бала бишеге эленгән.

Шәһәребезнең 15нче мәктәбенә килүче кунакларны әнә шундый күренеш каршы ала. «Халкымның үткәне һәм бүгенгесе» исеме астында эшләүче музейга 10 ел элек нигез салынды. Ул элек татар теле кабинетының бер өлешен алып торса, тора-бара экспонатлар саны арту нәтиҗәсендә, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан аерым бүлмә бирелде. Музей тормышы җанланды. Кем генә экспонатлар алып килмәде! Укытучылар да, әти- әниләр дә, укучылар да, хәтта мәктәпкә һич катнашы булмаган әби-бабайлар да, күрше-күлән дә истәлекләрен тапшырды. Шул рәвешчә, экспонатлар тулыланды: май яза торган гөбе, ике «керәчинкә», берничә җиз самавыр, төрле зурлыктагы лампалар, кул тегермәне, чабата, иске бизмән, күкеле сәгать, әби-бабаларыбыз кулланган эш коралларыннан берсе-кәйлә һ. б.

Түгәрәккә йөрүче балалар белән экспозицияләр оештырдык. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Коханина тәкъдиме белән, һәр сыйныф өчен мәктәп музеена сәяхәт үткәрергә булдык. Укучылар бик канәгать калды, әле буш кул белән килмәгән булып чыктылар: һәр сыйныф истәлекле борынгы әйберләр бүләк итте. Бу вакыйга хәзер традициягә әйләнде. Музей укучыларга тарихны, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү өчен бер ресурска әйләнде.

Күптән түгел ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан музей тагын бер экспозиция белән тулыланды. Анда шушы вакыйгага караган белешмә материаллар, китаплар, бәйрәм, чара күренешләре урын алган. Бүгенге көндә дә без тарихи язмалар туплау, газета-журналлар, фоторәсемнәр җыю эшен дәвам итәбез. Әлеге изге эштә халыкның да актив катнашуы экспозицияне баерак итәр иде. Бәлки, кемнәрдәдер ТАССР тарихына бәйле боерык, карарлар саклангандыр, шулай ук, элеккеге эш кораллары, башка җир эшкәртү җиһазлары да музеебызның кыйммәтле экспонатлары була алыр иде. Безне республика тарихын чагылдыра торган иске китаплар, төрле документлар, фактлар, фоторәсемнәр һәм башка әйберләр дә кызыксындыра. Форсаттан файдаланып, халкыбызның бай тарихына битараф булмаган кешеләргә музейны тулыландырырга ярдәм итүегезне сорап мөрәҗәгать итәр идем.

Әйе, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгән. Билгеле, аларны киләчәккә тапшыруда музейлар зур роль уйный. Шушы максатка ирешү юлында соңгы елларда бик популяр булган виртуаль музейлар эше игътибарга лаек диеп уйлыйм. Без дә шушы эшкә алынырга булдык.

Рима Яннаева, 15нче мәктәпнең музей җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев