Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Музейны чит ил туристлары да үз итә

Ел саен 18 май көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Халыкара музейлар көнен бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың музей учреждениеләре җитәкчеләре белән видеоэлемтә форматында очрашты. Президентның турыдан-туры элемтәсе ТР дәүләт сынлы сәнгать музееннан узды.

Яшел Үзән районын Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы мөдире Рәзинә Гатия туллина тәкъдим итте. Ул музейның эшчәнлеге һәм тарихы, узган елда комплексның РФ Президенты грантлары фонды конкурсында җиңүе һәм Яшел Үзән районы буенча туристик маршрутка керүе турында сөйләде.

– Каюм Насыйри мирасын укучыларга, әти-әниләргә, балаларга җиткерүдә роле зур. Музейга Америка, Кытай, Финляндия, Австралия һәм башка бик күп чит илләрдән кунаклар килә. Бу эшләрне дәвам итәчәгебезгә иманым камил. 1997 елда ачылган музейга капиталь ремонт таләп ителә. Шулай ук, хәзерге көндәге вәзгыять күбебезне онлайн режимга күчәргә мәҗбүр итте. Һәм уңайсызлыклар белән очраштык. Чөнки бездә әлегә заманча санлы техник җайланмалар юк. Мөмкин булса, шушы үтенечебезне тормышка ашырырыга ярдәм итсәгез иде, – дип мөрәҗәгать итте музей директоры Рәзинә Гатиятуллина.

– Әлбәттә, музейларга ярдәм күрсә теләчәк. Рес публика, авыл музейлары өчен күп эшләнә. Барысына да кул җитеп бетми торгандыр да. Ә иң мөһиме – кадрлар, музей хезмәткәрләре. Алар иң беренче чиратта музейга халыкны җәлеп итүчеләр, кызыксындыра алучылар. Барчагызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Чирдән читтәрәк булыгыз, үзегезне сак лагыз – дип белдерде Президент.

Районыбызда уңыш лы эшләп ки лүче комплексның алга таба да гөрләп торуын телибез. Проб лемалар чишелеш табар дип, өметләник. Ә бүгенге көндә музей коллективы онлайн режимда да сынатмый. Киресенчә, кызыклы проектлары, остаханәләре белән халкын шатландыра. Әле Каюм Насыйри рецепты буенча токмач кисәләр, әле үләннәрдән гербарийлар ясыйлар. Кыскасы, museum_achassyru аккаунты белән күңелле. Җанлы аралашуның тормышыбызга тиз рәк әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев