Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Муса Җәлил исемендәге метеор суга төшерелде

«Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы»нда зур чара – су асты канатларында йөзүче пассажир судносы «Метеор – 2020» суга төшерелде.

Һәм ул «Татарстан Рес­публикасы флоты» АҖнә тапшырылды. Әлеге суднога татар шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме кушылган.

Агымдагы елның 28 февралендә предприятиедә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында теплоходка нигез салу тантанасы узган иде. «Муса Җәлил» – Татарстан өчен Яшел Үзән заводында төзелгән икенче шундый судно. Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев хөрмәтенә аталган беренче «Метеор-2020» быелның июнендә «Татарстан Рес­публикасы флоты» АҖнә тапшырылды.

– Элек Яшел Үзән заводы нәкъ менә метеорлар җитештерү буенча лидер иде. Хәзер безнең көндәшләр бар, тик без үз бәябезне югалтмас­ка тиеш. Хөрмәтле завод хезмәткәрләре, ТР Хөкүмәте исеменнән сезгә фидакарь хезмәтегез, илебезгә биргән продукциягез өчен зур рәхмәт белдерәбез, – дип котлады ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

03830 проектының «Метеор – 2020» су асты канатларындагы тиз йөреш­ле пассажир суднолары, «Си Тех» проект бюросы тарафыннан эшләнгән. Ул уңайлылык һәм куркынычсызлык буенча барлык халыкара таләпләргә җавап бирә. 120 урынга исәпләнгән иркен салон уңайлы креслолар, WI-FI, багаж бүлеге, кул йөге өчен ябык киштәләр белән җиһазландырылган. Суднода шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны һәм сабыйлар белән аналарны йөртү өчен барлык шартлар да бар.

Бүләкләү тантанасыннан соң традицион рәвештә судноның борын өлешенә бәреп шампан шешәсе ваттылар. Бу эшне Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева башкарды. «Бу минем өчен көтелмәгән хәл. Шалтыратып әйткәч тә, аптырап калдым. Шуңа да нык дулкынланам», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Бу чыннан да завод кешеләре өчен зур вакыйга, кораб яңа этапка күчә, ә аннан соң киләсе судноларга чират җитә. Горький исемендәге завод елына 12шәр «Метеор» чыгарган вакытлар бар иде, киләчәктә без бу нәтиҗәгә килербез дип ышанам», —
дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

Соңыннан кунаклар яңа метеорда Идел елгасында йөзде. Хәерле сәгатьтә булсын, республика флотына лаеклы хезмәт күрсәтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев