Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Муниципаль хезмәт күрсәтүгә 30 көн

Яшел Үзән прокуратурасы Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы эшенә канәгатьсезлек белдереп бирелгән мөрәҗәгать нигезендә дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында законның үтәлү-үтәлмәвен тикшерә.

Прокурор ярдәмчесе Ленар Хәйруллин аңлатуынча, мөрәҗәгать иткән  яшел үзәнле 2018 елның 2 мартында муниципаль районның башкарма комитетына җир участогы бирүне сорап гариза биргән булган.
29 мартта әлеге гаризага җир участогын сату-сатып алу килешүе проекты әзерләнүе һәм аның юридик экспертизага җибәрелүе турында җавап әзерләнә. Бу гариза каралганда  муниципаль хезмәт күрсәтүнең 30 көн срогы үтәлмәгән. Ә аның  нәтиҗәсе булып сату-сатып алу килешүе, җир участогын кабул итү акты яисә муниципаль хезмәт күрсәтүдә баш тарту турында карар тора.
Нәтиҗәдә Яшел Үзән прокуроры  район башкарма комитеты җитәкчесенә законның үтәлергә тиешлеге турында күрсәтмә чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев