Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мулла Иле мәдәният йортын танырлык түгел

Февраль аенда башланган капиталь ремонт ахырына якынлаша.

Район һәм шәһәребездә төзелеш тармагында эшнең туктап торганы да юк. Авыл клубларына, мәдәният йортларына «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь ремонт үткәрү быел да дәвам итә. Шулай итеп, республика прог раммасы буенча районыбызның Татар Танае һәм Мулла Иле мәдәният йортларында зур һәм күләмле эш февраль аенда ук башланды.

Мулла Илендә мәдәни агартуга нигез 1930 елларда ук салына. Клуб бер байның складында да, манарасы киселгән мәчеттә дә була. Ә инде 1973 елда авылда яңа мәдәният йорты салына. Һәм бүгенге көнгәчә, 47 ел дәвамында, мулла иллеләр ра йон, республика күләмендә дә сынатмый. Соңгы елларда клуб эшчәнлеге тагы да югары бәяләнә. Олылар һәм балалар өчен дә төрле түгәрәкләр эшли. «Яшьлек» бию коллективы мәдәният йортының көзгесе. Район, республика, Россиякүләм, Бөтендөнья бәйгеләрендә катнашып, алдынгы урыннар яулап киләләр. Һәм тырышып иҗат дөньясында кайнаган коллективка, авыл халкына нинди зур шатлык.

– Без мондый төзекләндерүне күрербез дип гомеребездә дә уйламаган идек, әле дә ышанып җитә алмыйбыз. Бу эшне капиталь ремонт дип кенә әйтергә тел дә әйләнми. 420 квадрат метрны өр-яңадан сүтеп җыйган кебек булды. «Сыйфат» подрядчы оешмасы егетләре эшне бик кызу тота һәм бик осталар.

Түбәсе, идәннәре, дивары, тәрәзәләр – барысы да яңартылды. Зал һәм барлык бүлмә идәннәренә такта, өстенә ике кат калын фанер түшәлде. Аның өстенә линолеум җәелә. Ә фойе идәне кафельдән торачак. Түбәләр дә яңарды, якты утларны әйтмим дә. Бәдрәф тамашачылар һәм артистлар өчен аерым булачак. Иң мөһиме тышкы һәм эчке матурлыгы да исәпкә алынды, монысы дизайнерлар эше. Тәрәзә челтәрләре, урындыклар, җиһазлар, аппаратура – барысы да яңа булачак. Фойеда хореография белән шөгыльләнү өчен көзгеләр һәм җыелмалы станок куелачак.

Шулай итеп, элеккеге клуб рәсемдә генә калды, дияргә дә була. Район җитәкчесе Михаил Афанасьев та килеп, эш барышы белән танышканнан соң, мәдәният йорты – авылның көзгесе, ул балкып торырга тиеш, дип белдерде. Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Дәүләтнең мондый зур бүләгенә чиксез рәхмәтлебез, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты директоры Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X