Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәскәүнең элеккеге мэр Юрий Лужков вафат булды

Германиядә, 84 нче яшендә элеккеге Мәскәү мэры Юрий Лужков вафат булды.

Аның Мюнхен клиникаларының берсендә дәвалану узуы турында хәбәр ителә. Лужковның сәяси карьерасы 1975 елда башлана, аны башкаланың Бабушкин район советы депутаты итеп сайлыйлар. Ә 1992 елда ул шәһәр администрациясен җитәкли, СССР таркалганнан соң Мәскәүнең икенче мэры итеп куела. Ул бу постны 2010 елга кадәр били, аны президент Дмитрий Медведев отставкага җибәрә. Лужков шәһәр башлыгы буларак, көнкүрештә кайбер социаль программаларны гамәлгә кертү, шулай ук яңа транспорт чишелешләре төзү һәм сәүдә мәйданнары булдыру инициативасы белән чыкты. Ул вакытта Мәскәү-Сити комплексы төзелә башлана һәм Христос Коткаручы храмын торгыза. Әмма Лужковның мэр постындагы эшчәнлеге зур тәнкыйтькә дә дучар ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев