Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәскәү журналистлары Яшел Үзән сәнгать мәктәбен ошатты

Шушы көннәрдә республикада Мәскәүдән сәнгать өлкәсен яктыртучы журналистларның матбугат туры узды.

Алар Казан объектларында булды, Зөя утрау-шәһәрчегенә сәяхәт кылды һәм Яшел Үзәнгә шәһәренә дә сугылды. Төп максат - "Мәдәният" федераль милли проекты буенча капиталь ремонт ясалучы балалар сәнгать мәктәбен карау.

Күптән түгел генә биредә инструментлар - фортепьяно, саксофоннар, балалайка, домра, флейта, кларнетлар сатып алынды, рәссамнар өчен - мольбертлар, чуклар һәм башкалар булдырылды, бинада яңа җиһазлар урнаштырылды. Җиһазлар барлыгы җиде миллион сумга сатып алынган, ә ремонт эшләренең бәясе - 59 миллион сум.

Кунаклар күргәннәрдән канәгать калды, бигрәк тә аларны мәктәп дивары коридорларында тәрбияләнүчеләрнең эшләре эленү гаҗәпләндерде, чөнки Мәскәүдә балалар иҗатын стимуллаштыруның гади генә шушы алымы ни өчендер гамәлдә түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев