Мәскәү балалары дистанцион укый
Яшәеш

Мәскәү балалары дистанцион укый

Мәскәүдә 6-11 сыйныфлыларны укытуның дистанцион режимы 22 ноябрьгә кадәр озайтылды. Бу хакта мэр указында әйтелә.

Сергей Собянин билгеләп үткәнчә, агымдагы атна башында коронавирус белән вәзгыять тагын кискенләшкән: бу яңа ачыкланган авырулар һәм хастаханәгә салулар саны буенча күренә.

"Күп укытучылар һәм балалар мәктәп сыйныфларга кайтырга тели. Бу аңлашыла да. Әмма хәзерге вәзгыятьтә, безнең әйләнә-тирәдә һәм чит илдә барган хәлләр фонында, саклану чараларын йомшартырга иртәрәк ".


Нет комментариев