Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәскәү аэропортында фаҗига 

Мәскәү аэропорты Шереметьевода, каты утырту нәтиҗәсендә, пассажир самолеты янды. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча 41 кеше һәлак булган. 

Мәскәү-Мурманск рейсы лайнеры 18:02 сәгатьтә һавага күтәрелгән һәм 18:30 сәгатьтә кире аэропортка кайтып, элемтә белән проблема килеп чыгу сәбәпле, кабул итүләрен үтенгән. Авыр һава шартлары булганлыктан, беренче омтылышта җиргә утыра алмаган һәм икенче тапкыр тырышып караган. Җир белән бәрелешкәннән соң шассиның арткы стойкалары сынып, двигатель яна башлаган. 
Бортта 73 пассажир һәм 5 экипаж әгъзалары булган. Эвакуация тутырылма трап ярдәмендә башкарылган. 41 кеше һәлак. 
Янгында кешеләр үлү сәбәпле, җинаять эше кузгатылган. Пенсия фондына, якыннарын һәм тәэмин итүчеләрен югалтучы гаиләләргә, түләүләр билгеләү йөкләнгән.

Якыннарын югалтучыларның тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Бәхтияр Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев