Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөселман өммәтен берләштерүче бәйрәм

Бөтендөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен (яки Гыйд әл-адха) каршы алырга җыена.

Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләнә. Быел ул 31 июльгә туры килә.
Бу көнне иртәнге сәгать 2:20дә мәчетләрдә иртәнге намазга азан әйтелә. Сәгать 3:00дә намаз укыла. 3:15тә
Коръән укулар һәм дога кылулар була. Сәгать 3:45тә Корбан гаете вәгазьләре укыла. Гает намазы сәгать 4:45кә билгеләнгән. Гаеттән соң корбан чала башларга мөмкин.

Корбан гаете уңаеннан без Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе, имам-хатиб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Хәзрәт, коронавирус шартларында узачак Корбан гаетенә әзерлек ничек бара? Роспотребнадзор ягыннан тыюлар булачакмы?
– Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карау сорала. Корбан гаете чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү таләп ителә: мәчетләргә бары битлек, перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. Мөселманнарга мәчетләр ишегалдында гает намазын укырга мөмкинлек биреләчәк.

– Корбан бәйрәменең әһәмияте нәрсәдә?
– Корбан гаетенең әһәмияте бик зур. Ул пәйгамбәрләр тарихына бәйле. Корбан китерү Аллаһ Тәгаләгә якынаюны күрсәтә. Аның өчен кеше үзенә иң якын әйберне бирергә тиеш. Аллаһ Тәгалә Ибраһим пәйгамбәр улы Исмәгыйльне корбан чалуга этәрә. Шулай итеп, баланың никадәр якын икәнлеген Ибраһим пәйгамбәрнең йөрәге аша үткәреп күрсәтә. Корбан ул иминлегебезгә сәбәп булып тора. Мәҗлесләргә җыелулар туганлык җепләрен ныгыта. Корбан чалу аша Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен алабыз. Балаларыбыз да шифалы ризыкны авыз итә, аларга Ислам нуры барып ирешә, тәрбия ле булып үсә. Халык бу көнне вәгазьләр тыңлап, үзенә гыйлем ала. Гомумән, бу бәйрәмнең файдасы иксез-чиксез. Исламның кирәклегенә дә, хаклыгына да тагын бер кат инанырга сәбәп табыла.

– Корбан чалу өчен урыннар билгеләнгәнме?
– Шәһәрдә ул Җәмигъ мәчете территориясендә оештырыла. Урыны таләп ләргә туры китерелгән.

– Мәчетләр аша корбанлыкка сарык лар сатылачакмы?
– Елдагыча, сарыклар быел да сатыла. Аның өчен алдан язылу сорала. Сарыклар, һәрвакыттагыча, бөтен документлары һәм ветеринария табибы рөхсәте булган ышанычлы кешеләрдән генә алына.

– Корбан чалучы махсус кешеләр булачакмы?
– Әйе, андый мөселманнар билгеләнгән. Алар ел саен бу гамәлне сыйфатлы итеп, Ислам дине кушканча үти.

– Корбанлык алганда сатулашырга ярыймы?
– Алыш-биреш барышында бәхәсләргә, рәнҗетүләргә һәм әдәпсезлекләргә урын булмаска тиеш. Сатучы корбанлык ка уртача бәя куйса, сатып алучы ягыннан ризасызлык булмас. Алтын урталык табылырга тиеш бу очракта.

– Корбан чалучыга хезмәте өчен акча бирергәме, әллә итме?
– Икесен дә мөмкин.

– Корбанлык хуҗасының корбан чалган урында булуы мәҗбүриме?
– Юк, мөһим түгел.

– Корбанны намаз укымый торган мөселман чалса, дөрес буламы?
– Намаз уку һәр мөселман өчен вәҗиб гамәл. Аның иң беренче чиратта иманлы, Аллаһ Тәгаләгә ышанган булуы кирәк. Мөселман икән, димәк ул кәфер түгел.

– Корбан ашына башка дин кешесен чакырырга ярыймы?
– Әлбәттә, ярый. Безнең арада катнаш никахта яшәүчеләр дә бар. Ислам бәйрәмен, аның гореф-гадәтләрен күрсәтү тыелмаган. Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын казанырга теләп китерелгән корбан, иң элек ил эчендә яшәүче мөселманның фидакарьлеге дә булып тора. Яхшы гамәл кылганда кешенең дини хисләренә кагылырга һич тә ярамый.

– Корбан бер кеше исеменнән чалынамы, әллә гаилә исеменнән дә ярыймы?
– Гаиләдә ир кеше мөселман булса, корбан аның исеменә чалынса, савабы гаиләнең һәр әгъзасына да барып ирешә. Мөселман булмаса, хатыны исеменә дә мөмкин. Ялгыз яшәүче хатын-кызлар корбанны үз исеменә чалдыра ала.

– Нинди төр корбаннар була, әгәр булса, аларның кайсысы кайчан чалына?
– Гает корбаны чалу – вәҗиб гамәл. Ул һәр мөселман өчен тиешле булып тора. Нәзер корбаны да була. Корбан Гае тендә нәзер корбанын чалырга теләсәгез, башта тиешлесен, ягъни гает корбанын чалырга, аннан соң гына нәзер корбанын чалырга кирәк. Шулай итеп, ул көнне ике корбан чалынырга мөмкин. Иң башта бурычыңны үтәү зарур.

– Хәзрәт, биргән җавапларыгыз өчен рәхмәт. Корбан гаете мөбарәк, кылган изге гамәлләребез кабуллардан булсын!
– Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X