Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенниклар остара бара

Соңгы вакытта банк карталары белән бәйле булган яңа төр мошенниклык очраклары артканнан-арта тора.

Шуңа бәйле рәвештә, күпләр куркып, картада сакланучы акчаларын алырга тырышалар. Пошаманга төшүнең дә сәбәпләре бар, җинаятьчеләр карталар белән алдалауның яңа ысулын уйлап тапканнар. Бу хакта "Известия" язып чыкты. 
Аның сүзләренчә, алдарларның эш итү ысуллары һәрвакыт бер. Банкоматка чиратта клиент, янәсе, карта тыгучы урында (картоприемник) үз картасын онытып калдыра. Аның артында, чиратта торучы икенче берәү автомат рәвештә банкоматтан картаны ала, чөнки банкомат берничә секундтан картаны үзенә "йотуын" искә төшереп тора, ә бит ул кешегә җайланмадан файдаланырга, үз акчасын картасыннан "салдырырга" кирәк. Шуңа, янәсе.теге "онытылып" калдырылган картаны үз кулына ала. 
Шуннан соң бу кеше янына "картасын банкоматта онытып калдырган" клиент килә һәм, хәлне аңлатып бирә, имештер, ул картасын банкоматта онытып калдырган, күрмәдегезме? Автомат рәвештә "югалган" картаны хуҗасына кайтаралар. Бу "алдар" картасындагы калган акчаның суммасын тикшерә һәм аның счетыннан биштән алып унбиш мең сумга кадәр акча салдырылган, ягьни, урланган, дип белдерә. Шул ук вакытта янда гына бу хәлләрне күзәтеп торучы"шаһит" тора, ул "корбан"га калган кешенең сүзләрен раслап тора. "Зыян күрүче" полиция чакыртачак, дип яный, чөнки картада сезнең бармак эзләре калган. 
Әлеге алдарлар төзегән схемада, кагыйдә буларак, икедән өч кешегә кадәр җәлеп ителгән була. 
"Бу "уйдырма" уен схемасына охшаган, анда да шаһитлар һәм актер бар. Шулай ук сәхнәдә уйнатыла", - дип билгеләп үтәләр полициядә. 
"БКС Премьер" компаниясе вәкиле Николай Соколов мондый хәлгә тарган кешеләргә пошаманлыкка бирешмәскә һәм тыныч кына полиция чакыртырга киңәш итте. Ул билгеләп үткәнчә, банкоматларда камералар бар, ә төгәл карта буенча барлык операцияләр банк тарафыннан теркәлә, шуңа күрә мошенниклар сезнең

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев