Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенниклар йоклап ятмый

Шәхси мәгълүматларыгызны теләсә-кемгә бирмәсәгез, акчагыз яныгызда калыр.

Бүгенге кебек катлаулы чорда җинаятьчеләр дә йоклап ятмый, аны үз файдаларына кулланып калырга тырыша.

Балалары булган гаиләләр өчен түләүләр керткәннән соң, интернетта фейк сайтлары һәм ресурслар барлыкка килә башлады, пособие түләү буенча тикшерү тәкъдим итүчеләр дә күбәйгәннән күбәя.

Җинаятьчеләр дәүләт хезмәтләре порталын хәтерләтә торган сайтлар ясый. Тышкы яктан аны аеру бик кыен, хәтта адресы да охшаган. Шулай да, аермалыклары бар.

Мәсәлән, дәүләт хез мәт ләренең рәсми домены түбәндәгечә: gosuslugi.ru. Күп кенә браузерларда аның адреслы юлында йозаклары бар: димәк, бу адрес дөрес һәм тикшерелгән. Тик һәрвакытта да түгел, шуңа күрә, әгәр дә сез, интернетта охшаш сайт күрәсез икән, һичшиксез, рәсми порталга үзегез кереп тикшерергә тырышыгыз.
Дәүләт хезмәтләре порталының рәсми адресы: https://www.gosuslugi.ru/

Хәзер интернетта гы на түгел, башка урыннарда да мошенниклар үзләренә корбаннар эзли. Мәсәлән, сезгә дәүләт хезмәткәре булып шалтыратып, шәхси мәгълүматларыгызны сорап алырга мөмкиннәр. Шуңа күрә, Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге түбәндәгеләрне искәртә:

  • беркемгә дә реквизитларыгызны, карта номерларын һәм парольләрне бирмәгез. Портал белән рәсми язышуда сездән статусны ачыклау өчен гариза номерын гына сорарга мөмкиннәр;
  • таныш булмаган кешеләр белән акча мәсьәләләре турында сөйләшмәгез;
  • беркайчан да телефон аша шәхси мәгълүматлар, парольләр һәм банк картасы номерларын әйтмәгез. Чын хезмәткәрләр бервакытта да сездән акча күчерү турында, кодларны сорамаячак. Шик туса, рәсми номер буенча шалтыратып, мәгълүматны үзеңә ачыкларга кирәк.

Фото Яндекс.Дзэн сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев