Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенниклар кесәсенә 110 мең сум салганнар

Яшел Үзәндә ике кеше интернет-ялган корбаны булган. Алар мошенниклар кесәсенә икесе бергә 110 мең сум акча салган.

40 яшьлек яшел үзәнле  популяр сайтларның берсендә эшмәкәрдән  зур партиядә полиэтилен пленкага заказ биреп 70 меңнән артык суммадагы акчасыннан колак кага. Сатып алучыга товарны китереп бирергә вәгъдә итәләр, әмма аңа кадәр аның белән мошенник элемтәгә керә һәм акчасын алдан түләргә кирәклеген әйтә. Ул үзенең банк картасының реквизитларын да хәбәр итә. Яшел үзәнле әйтелгәннәрне эшли һәм товар китерелгәч кенә түләнгән  акчаның  чын сатучыга барып җитмәвен белә. Полиция хезмәткәрләре ачыклавынча, зыян күрүченең акчасы  Мәскәү өлкәсенә «киткән».
Полициягә шулай ук 43 яшьлек хатын мөрәҗәгать итә. Банклардан кредит ала алмагач ул  сайтларның берсендә  онлайн-гариза тутыра.  Күпмедер вакыттан соң  аңа «банк» вәкиле шалтыратып, кредит бирелгәнче башта  страховка өчен 40 мең сум акча түләүне таләп итә.
Хәзер  әлеге фактлар буенча тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан.

Полиция хезмәткәрләре искәртүенчә, әгәр дә сездән  товар яисә хезмәт өчен алдан түләүне таләп итәләр икән, таныш булмаган кешеләргә никадәр дәрәҗәдә ышану-ышанмавыгызны белегез. Аноним түләү системасы аша күчерелгән акчаны кире кайтару бик авыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев