Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенниклар гына түгел – оятсызлар

Яшел Үзәндә кабат «тәрәзә» мошенниклары баш калкытты. Ялган юл белән баерга теләүчеләр гомер-гомергә булган. Андыйлар хәзер дә алдауның төрледән-төрле юлларын табып кына тора. Шәһәребездә һәм гомумән, республикабызда «тәрәзә» мошенниклары әле чагыштырмача күптән түгел активлашты.

Тәрәзәләр белән шөгыльләнүче компания­ләргә намуссыз «эшмәкәрләр» кармагына эләккән клиентлардан килгән шалтыратулар көннән-көн арта бара. Аларның «эш» схемасы гади: белешмә китабыннан телефон номерлары табып шалтыраталар һәм плас­тик тәрәзәләренә түләүсез тикшерү һәм хезмәт күрсәтү тәкъдим итәләр яки үзләрен аларны кую һәм төзәтү буенча конкрет компания вәкилләре буларак таныштыралар. Шалтыратуның максаты бер – трубканың теге башындагыларның өйләренә эләгү һәм аларның таныш-белешләре һәм дуслары йөзендә яңа «клиентлар» табу.  Намуссыз «тәрәзә компанияләре вәкилләре» бу кешеләрнең торакларына керүгә үк, әлбәттә инде, тәрәзәләрендә чынлыкта булмаган бик күп кимчелекләрне таба: комплектлаучылары сыйфатсыз, фурнитурасын җайларга кирәк һәм башкалар. Аларның ялган аргументлары басымы астында, кешеләр боларның барысы белән дә килешә, ә мошенниклар, үз чиратында, барлык кирәкле эшләрне башкара һәм шуның өчен чынлыктагыдан ун тапкыр­га күбрәк бәя сорый. Элек бу мошенниклар гади су фильтрларын 90 мең сумга сату белән шөгыльләнә иде. Шул фактлар буенча суд эшләре әле дә бара, ә зыян күрүчеләрнең гаризалары полициядә үз чиратларын көтә. Хәзер әлеге «фирмалар» төрле исем астында төрле шәһәрләрдә урнашкан, әмма аларның директорлары бер.
Мондый төрдәге мошенниклардан үзеңне саклау ярыйсы ук гади – һәрвакытта да тәрәзәләр белән бәйле эшләр һәм хезмәтләр буенча бары тик офисларга мөрәҗәгать итәргә яки аларның рәсми телефоннары буенча гына шалтыратырга кирәк. Әгәр дә сезгә шалтыраттылар йә булмаса шундый «специалистлар» ишегегез төбендә тора икән, үзегез хезмәттәшлек иткән фирма номерын җыеп, аларның кемне дә булса җибәрүләре турында белегез. Мошенниклар алдауның төрле алымнарын даими уйлап чыгарып тора һәм аларның яңа схемасы, һичшиксез, тәрәзә компанияләренең абруена һәм халыкның аларга ышаныч дәрәҗәсенә бик нык тискәре йогынты ясый. Онытмагыз: мондый күренешләрдән һәм андый кешеләрдән сез үзегез сакланырга тиеш. Гадел булмаган юл белән сезнең хәләл акчагызга ия булганнан гына алар вөҗдан газабы кичермәячәк, чөнки андый хис оятын җуйган бәндәләргә хас түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев