Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенниклар банк клиентларының тавышларын яздыра башлады

Язмаларны алар үз корбаннарына кредит рәсмиләштерү өчен куллана.

Яңа төр мошенниклык турында ТАСС, Мәскәү полициясе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Ул алга таба кредитларны рәсмиләштерү өчен банклар клиентларының тавышларын язуга нигезләнә.

Полициядә билгеләп үтелгәнчә, банклар үз клиентларының шәхесләрен билгеләү яки тикшерү өчен биометрик мәгълүматлар, шул исәптән тавыш җыя ала. Биометрия тапшыру клиентлар өчен ирекле. Соңгы вакытта бу мөмкинлектән мошенниклар файдалана башлады.

"Кайбер банкларның биометрик мәгълүматлар буенча кредит рәсмиләштерү хезмәте күрсәтүен белеп, җинаятьчеләр банк клиентларына шалтырата һәм "әйе" яки "юк"дип җавап бирергә кирәк булган сораулар бирә. Бу сөйләшүне яздырытып алалар һәм үз корбаннарына кредит рәсмиләштерү өчен файдаланалар», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. Һәм соңыннан берни дә шикләнмәгән мәскәүлеләр үзләренең һәм кергән кредит акчаларын банк счетларыннан алынуын ачыклый.

Полициядә шикле шалтыратулар вакытында уяу булырга, беркемгә дә һәм беркайчан да үз карталарыңның мәгълүматларын тапшырмаска, биометрик мәгълүмат җыюны тәкъдим иткән шалтырату вакытында, банкка үзем киләм дип җавап бирергә киңәш итәләр. Шулай ук, картада акчаларны саклауның берничә төрен кулланырга киңәш итәләр. Мәсәлән, кодлы сүз, контакт үзәк аша раслау. Иң яхшысы акча бирүгә чик кую. Картагыздан акча алына башлауга болкировка ясарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев