Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мораль зыян китергән өчен акчалата компенсация

– Озак вакыт телефон һәм интернет аша хурлаган кешене җаваплылыкка тартып буламы? СМС-хәбәрләре цензурасыз сүзләрдән тора.

Бу сорауга Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова җавап бирә:
– РФ КоАПның 5.61нче маддәсе белән кешене түбәнсеткән, хурлаган һәм рәнҗеткән  өчен административ җаваплылык каралган. Мондый очракта прокурорга исбатлау материаллары белән бергә гариза язарга  була.  Шуларга карап административ эш кузгату-кузгатмау турында  карар чыгарыла.
Болардан тыш, РФ Гражданлык Кодексының 12. 151нче маддәләре белән кеше хокукын яклау буенча, әгәр дә мыскыллаулар, рәнҗетүләр һәм хурлаулар булса, мораль зыянны каплауга компенсация дә каралган. Мораль зыянны акчалата компенсация белән каплауны гадәттә суд карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ответственность за оскорбления Законы РФ нецензурное обращение